Биографиясе

1923 елның 30 июне, Самара губернасы Бозаулык шәһәре — 2009 елның 7 декабре, Мәскәү.

Куйбышев медицина институтын тәмамлаганнан соң (1952), шунда ук эшли.

1964 елдан Казан медицина институтының күз авырулары кафедрасы мөдире, профессор (1965).

1974 елдан Мәскәүдәге 2 нче медицина институтында күз авырулары кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күз микрохирургиясенә, күз гидродинамикасы һәм гидростатикасына, глаукома патогенезына, авыруга диагноз кую, дәвалауга; диабетик ретинопатиягә; күз авыруларын консерватив һәм хирургик дәвалау ысулларына, дарулар белән дәвалауга карый. Нестеров ачык почмаклы глаукома патогенезында склераль синусны блокадалау феноменын («Нестеров эффекты») ача (1985).

Уйлап табуга 29 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

СССРның Дәүләт бүләге (1975), СССР МФАнең М.И.Авербах исемендәге бүләге (1969), РМФАнең Н.И.Пирогов исемендәге бүләге (1994) лауреаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Гидродинамика глаза. М., 1968;

Первичная глаукома. М., 1982;

Физиология и патология внутриглазного давления. М., 1982;

Профессиональная патология органа зрения. М., 1988.

Әдәбият  

Академик Аркадий Павлович Нестеров (к 75 летию со дня рождения) // Вестн. офтальмологии. 1998. № 6.