Тарихы

XVII йөзгә кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Мамадыш Верхней Шеланги, Салтыганово, Шаланбаш, Мамадыш-Салтыганова исемнәре белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 су һәм 3 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете, мәчет (1853 ел, 1934 елда бинасы мәктәпкә бирелә) була. Авыл җәмәгатенең имана җире 985 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Багай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз (беренче рәисе – Х.Галимов) оештырыла, 1951 елда берләштерелгән “Путь к коммунизму” колхозы (Арыслан, Багай, Кодыбирде авыллары) составына керә, 1957 елда М.Җәлил исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1994 елдан – “Колос” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Хәмидуллин һәм “Нива” агрофирмасы компаниясе” ышанычлылык ширкәте, 2005 елдан – “Золотая Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сарык асрау, дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934–2011 елларда башлангыч мәктәп эшли (1994 елда яңа бина төзелә).

Авылда клуб (1964 елда яңа бина төзелә), китапханә (клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (элекке мәктәп бинасында), мәчет (1995 елдан) бар.

Авыл янында төзекләндерелгән “Аралык”, “Бисәр”, “Гремучий”, “Инеш”, “Молочный” чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

М.М.Галимов (1941 елда туган) – юридик фәннәр кандидаты;

Р.Г.Ногманов (1949 елда туган) – полиция генерал-майоры, РФнең атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, ТРның атказанган юристы, Батырлык ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 104 ир-ат;
1859 елда – 486,
1897 елда – 807,
1908 елда – 988,
1920 елда – 973,
1926 елда – 606,
1938 елда – 679,
1949 елда – 516,
1958 елда – 364,
1970 елда – 438,
1979 елда – 380,
1989 елда – 288,
2002 елда – 265,
2010 елда – 241,
2017 елда – 209 кеше (татарлар – 81%, руслар – 19%).