Эчтәлек

Гомер еллары билгесез.

Күтәрелеш башланганчы Уфа өязенең Ака авылында яши. 1773 елның ноябрь–декабрендә баш күтәрүчеләр хәрәкәтенә кушыла. Башта — Красноуфимск кальгасы тирәсендә (Уфа өязе), 1774 елның апрель–маенда Көңгер өязендә хәрәкәт итә. Уфа һәм Көңгер өязләрендә баш күтәрүчеләр отрядларын җитәкли. 1774 елның июнь–июлендә Пугачёвның төп гаскәренең Красноуфимск кальгасыннан Казанга килүендә мөһим роль уйный; отрядлар туплый, Кама аша салынган кичүләрдә контроль урнаштыра, русларның җәза отрядларын күзәтүне оештыравылы Казан өчен барган сугышлар вакытында Канкаев отрядлары Пугачёв гаскәрләренең тылын саклый. 1774 елның 27 июлендә аның отряды Җөри авылы (хәзер Мамадыш районында) янында тар-мар ителә. Канкаев яңадан Келәүш авылы (хәзер Мамадыш районында) янында отряд туплый, әмма шунда тулысынча җиңелә. Берничә баш күтәрүче белән кача. Алдагы язмышы билгесез.

Әдәбият

Алишев С.Х. Бәхтияр Канкаев // Казан утлары. 1968. № 1;

Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в пугачёвском восстании. К., 1973.