Казан ханлыгын яулаганнан соң, православие чиркәве анда актив миссионерлык эшчәнлеге җәелдерә. Җирле мөселман һәм мәҗүси халыкларны христианлаштыру аларда күндәмлек формалаштырырга һәм идеологик яктан яңа хакимиятләргә буйсындырырга ярдәм итәргә тиеш була. Шундый максат белән 1555 елда архиепископ Гурий җитәкчелегендә Казан епархиясе төзелә.

Гурий Иван IV тән һәм митрополит Макарийдан күрсәтмә ала, күрсәтмәдә Казан төбәгендә миссионерлык эшен оештыру буенча конкрет бурычлар куела. Бу тәкъдимнәр, мөгаен, элеккеге Казан ханлыгы территориясендә азатлык хәрәкәте барган шартларда (кара Казан җирләрендә азатлык сугышлары) җирле халыклар белән мөнәсәбәтләр кору тәҗрибәсен истә тоткандыр. Дини өлкәдә алар белән катгый каршылыкка керү нәтиҗәсендә җирле халыкның буйсынмавы көчәймәсен һәм төбәктәге хәл тискәре якка үзгәрмәсен өчен, күрсәтмә православие диненә ирекле рәвештә күндерергә чакыра. Шуңа күрә татарларга карата «тыныч, ягымлы мөгамәләдә, кырыс һәм тупас сөйләшмичә генә», «басынкылык» белән эш итәргә, «аларны куркытып түгел, бәлки инандырып чукынырга ризалатырга» кушыла. Чукынганнан соң, аларның «иң яхшылары» Архиерей йорты карамагына күчәргә тиеш була.

Татарларның бер өлешен чукындыру өчен монастырьларга «өләшергә» фәрман бирелә. Яңа чукындырылганнар, шулай ук мөселман татарлар үтенечләр белән архиепископка мөрәҗәгать иткән очракта архиепископ аларны табын янына чакырырга, «квас» һәм «бал» белән сыйларга тиеш, диелә.

Күрсәтмәдә гаепләре булып, хакимиятләр «җәзасы»ннан Гурий янына качкан татарлар арасында да миссионерлык эше алып барырга кушыла. Әгәр дә андый татарлар чукынырга теләк белдерсәләр, аларны архиепископ янында калдырырга, хакимиятләргә тапшырмаска рөхсәт ителә; яңа чукындырылганнарны Казанда яшәтү, «хыянәт иткән» очракта Мәскәүгә озату карала. Гурийга шулай ук башка татарларның үтенече буенча хакимиятләр тарафыннан хөкем ителгән татарларны якларга, «гозерләре булмаса да», аларны хакларга тәкъдим ителә.

Мөселманнарның ирекле рәвештә православиягә күчүләренә өмет баглау акланмый, бу исә XVI йөз ахырында Идел буе халыкларын ирексезләп христианлаштыруның көчәюенә китерә (кара Патша Фёдор Иванович фәрманы). Төбәктә миссионерлык эше оештырудан тыш, Гурий, үгет-нәсыйхәтләр, тыюлар, патшага мөрәҗәгать итүләр юлы белән, җирле халыклар («төрле кешеләр») тарафыннан, иң элек воеводалар һәм «бояр уллары» ягыннан «хрестьян канунына» карата «әдәпсезлек» күрсәтүләргә юл куймаска тиеш була.

Гурийга зур вәкаләтләр бирелә: дини эшләрне хәл иткәндә өстенлек; воеводалар белән бергәләп дәүләт эшләрен тикшерү; кайбер очракларда (әгәр дә «шәһәрдә тәртипсезлек хөкем сөрсә») дөньяви хакимият эшчәнлегенә тыгылу.

Чыганаклар              

Акты, собранные в библиотеках и архивах Российской империи Археологической экспедицией Императорской Академии наук. СПб, 1836. Т. 1, № 241.

Әдәбият          

Загидуллин И.К. Христианизация татар Среднего Поволжья во второй половине XVI-XVII вв. // Уч. зап. Татар. гос. гуманитарного института. 1997. № 1;

Ногманов А.И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в российском законодательстве второй половины XVI-XVIII вв. К., 2002.                              

Автор — И.Р.Вәлиуллин