Биографиясе

1839 елның 3 марты, Казан губернасы, Ядринск өязе Ядрин шәһәре —1901 елның 4 марты, Ядринск өязенең Шуматово авылы.

Чабаксар руханилар училищесен (1854), Казан руханилар семинариясен (1857), Казан университетын (1858–1862) тәмамлый.

1862 елдан Казан җинаятьчелек палатасы канцеляриясендә хезмәт итә, 1863 елдан Казан губернасының Казан һәм Чабаксар өязләрендә мәхкәмә тикшерүчесе.

1877–1894 елларда Вятка губернасының Уржум, Алабуга өязләре, Казан губернасының Лаеш, Спас, Тәтеш, Зөя, Чабаксар өязләре халык училищеләрендә инспектор.

Магницкий тырышлыгы белән училищеләрнең саны арта (1884–1885 елларда генә дә 14 училище яңадан ачыла), педагогик курслар эшли, съездлар уздырыла, Казан губернасындагы укытучыларга үзара ярдәм күрсәтү җәмгыяте оештырыла.

Үзенең эшчәнлегендә рус булмаган халыклар мәгарифенә зур игътибар бирә, туган телдә укыту кирәклегенә басым ясый. Отставкага киткәннән соң (1894), Шуматово земство училищесендә попечитель була, Беренче бөтенроссия халык санын алу вакытында хисапчы вазифасын башкара. Удмуртларны «Мултан эше»ндә актив яклый.

Педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеген фәнни-тикшеренү эше белән бергә алып бара, Идел буе халыкларының, башлыча, чуашларның икътисади һәм рухи (дини) мәдәниятләрен өйрәнү һәм тасвирлау белән шөгыльләнә. Фольклор һәм диалектология буенча материаллар җыя, археологик истәлекләрне, алар турындагы мәгълүматларны таба һәм архив документларын бастыра, Идел-Кама буе халыкларының килеп чыгышын һәм этник тарихын, йолаларын һәм дини ышануларын, шул исәптән христианлыкка кадәрге мәҗүсилекне өйрәнә. Магницкийның берничә басма хезмәте Казан татарларына багышлана: «Казан шәһәре татарларының көнкүрешеннән фактлар» («Факт из быта татар г. Казани», 1882), «Тамбов һәм Казан татарлары турындагы мәсьәләләргә карата» («К вопросу о тамбовских и казанских татарах», 1895), «Мишәрләр (мещера, мещеряклар) һәм аларның Казан һәм Сембер губерналарында урнашулары турында берничә белешмә» («Несколько данных о мишарях (мещера, мещеряки) и селениях их в Казанской и Симбирской губерниях», 1898).

1877 елда Казанда уздырылган 6 нчы Бөтенроссия археология съездында катнаша. Казан университеты каршындагы Табигыятьчеләр җәмгыяте әгъза-хезмәткәре (1874 елдан), Археологик комиссиясе әгъзасы (1877 елдан), Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә мөхбир әгъза (1881 елдан), хакыйкый әгъза (1885 елдан). Җәмгыятьләргә археол. табылдыкларны һәм этнография әйберләрен, үзенең хезмәтләре һәм фоторәсемнәрен бүләк итә. Н.Я.Агафонов, Н.И.Золотницкий, Рус география җәмгыятенең этнография бүлеге секретаре В.Н.Майнов, башка тарихчы һәм этнография белгечләре белән языша. П.Г.Осокин, Н.И.Золотницкий, В.А.Сбоев, чуаш этнографы С.М.Михайлов хакында биографик материаллар бастыра.

«Казанские губернские ведомости» (1861–1884), «Русские ведомости» (1867–1873), «Судебный вестник» (1873), «Известия по Казанской епархии» (1876), «Учёные записки Казанского университета» (1877–1882), «Волжско-Камское слово» (1881–1882), «Волжский вестник» (1883–1887), «Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском Императорском университете» (1884–1901), «Этнографическое обозрение» (1895), «Сборник статей, сообщений, описей и документов Нижегородской губернской учёной архивной комиссии» (1898–1901) һ.б. вакытлы матбугат басмалары белән хезмәттәшлек итә.

Истәлеге

Чабаксарда бер урам Магницкий исеме белән атала.

Хезмәтләре

Материалы к объяснению старой чувашской веры. К., 1881;

Нравы и обычаи в Чебоксарском уезде: Этногр. сб. К., 1888;

Чувашские языческие имена. К., 1905.

Әдәбият

Износков И.А. Василий Константинович Магницкий // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1901. Т. 17, вып. 5/6;

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. К., 1906. Вып. 1;

Никольский Н.В. Биография В.К.Магницкого // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1919. Т. 30, вып. 2;

Корбут М.К. Василий Константинович Магницкий и его труды. Чебоксары, 1929;

Василий Константинович Магницкий — исследователь культуры и быта чувашей. Чебоксары, 1989.

Автор — Е.П.Ключевская