Гомуми мәгълүмат

Оренбургтан 278 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Халкы – 236962 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 9170 кеше (2010 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

1897 елгы халык исәбен алу мәгълүматларына караганда шәһәрдә 3035 татар яши (халыкның 21,8% тәшкил итә).

1750–1760 елларда шәһәргә, нигездә, Казан губернасыннан чыккан татарлар килеп урнаша. Татарлар сәүдә белән шөгыльләнә. XIX йөзнең икенче яртысында монда шулай ук татар эшмәкәрләренең туңмай эретү, үсемлек мае сыгу заводлары һәм терлек чалу биналары эшли.

Татар халкының күпчелек өлеше Татар бистәсендә һәм Форштадта яши; татар сәүдәгәрләренең ике катлы таш биналары шәһәр үзәгендә урнаша («Борнаев һәм кардәшләре» сәүдә йорты, Ә.Нигъмәтуллин йорты һәм башкалар).

1917 елга кадәр шәһәрдә 5 мәчет, шул исәптән җамигъ мәчет (1900 елда төзелә); 2 мәктәп һәм 5 мәдрәсә; татар китапханәсе (1908 елдан), аның каршында «Жәмгыяте хәйрия» мөселман мәгариф җәмгыяте эшли. Орск шәһәрендәге бердәнбер татар китаплары кибете хуҗасы А.М.Исхаков була.

1909 елда татар театр үзешчән труппасы оештырыла, Ә.Нигъмәтуллин йортында (шушы ук йортта 1920 елда мөселманнар өчен икенче китапханә ачыла) М.М.Фәйзи пьесалары куела.

Татарлар шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашалар: Шәһәр думасына һәм Губерна земство идарәсенә гласныйлар булып сайланалар, попечительләр комитетлары һәм комиссияләрендә эшлиләр.

1923–1925 елларда «Ирек» газетасы нәшер ителә (Россия коммунистлар партиясе Революцион комитетының мөселман секциясе органы). 1920–1960 елларда дүртенче татар урта мәктәбе эшли.

1989 елдан Орск шәһәрендә «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге эшли, ул шулай ук «Орск яңалыклары» газетасына – «Туган тел», «Орск газетасы» на «Болгар Иле» кушымтасын нәшер итүдә ярдәм күрсәтә; «Карлыгач» татар-башкорт халык ансамбле эшли. «Орск татарлары» һәм «Күпмилләтле Орск» листовкалары нәшер ителә. Т.Шевченко исемендәге китапханә каршында татар китабы бүлеге бар.

Күренекле кешеләре

Орск шәһәрендә:

  • ТАССРның халык артисты Г.Н.Нигъмәтуллина,
  • драма актеры, режиссер, ТАССРның халык артисты Х.Й.Сәлимҗанов,
  • композитор, скрипкачы, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты З.В.Хәбибуллин туган.

Алтын приисклары хуҗалары һәм эшмәкәрләр З.Рәмиев (Дәрдемәнд) һәм Ш.Рәмиев, шагыйрь М.Җәлил, язучы Л.Н.Сәйфуллина, язучы, драматург М.М.Фәйзи тормышы һәм эшчәнлеге Орск белән бәйле.