Биографиясе

1931 елның 1 гыйнвары, Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы — 2000 елның 26 ноябре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1953).

1947–1949 елларда Будённый районы халык мәхкәмәсе секретаре һәм мәхкәмә башкаручысы.

1956–1959 елларда Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Иваново филиалында укытучы.

1959–1988 елларда Казан университетында: 1962–1965 елларда юридик факультет деканы, 1967–1975 елларда җинаять эшләре процессы һәм криминалистика, 1975 елдан дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире.

1988–1993 елларда Казан педагогия институтының политология һәм социология кафедрасы профессоры.

1994–1998 елларда Казан финанс-икътисад институтының хокук кафедрасы мөдире.

1998 елдан Казан социаль-юридик институтының гражданлык-хокук дисциплиналары кафедрасы мөдире.

«Татарстанда милли дәүләтчелек тарихы» («История национальной государственности в Татарии», 1982) уку ярдәмлеге авторларының һәм мөхәррирләренең берсе.

Хезмәтләре җинаять хокукы һәм процессына, дәүләт һәм хокук теориясенә, хокук белеме мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Обвинение и изменение его в суде. К., 1963;

Изменение обвинения. М., 1971;

Общие проблемы процессуального доказывания. К., 1973;

Проблемы общей теории социалистической правовой надстройки. К., 1980.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. З; 

Багаутдинов Ф.Н. Школа профессора Фаткуллина. К., 2009.  

Автор — Е.Б.Долгов