Идел буе Болгар дәүләтендә мәдрәсәләр X йөздә барлыкка киләләр, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгы чорларында эшлиләр.

XVI йөзнең 2 нче яртысыннан — XVIII йөзнең 1 нче яртысында Идел-Урал төбәгеннән чыгучылар Урта Азия, башлыча, Бохара шәһәре мәдрәсәләрендә белем алалар.

XVIII йөзнең 2 нче яртысында, Сенатның «Казан, Түбән Новгород, Әстерхан һәм Себер губерналарындагы аерым авылларда яшәүче Мөхәммәд канунындагы татарларга мәчетләр төзергә рөхсәт һәм яңа чукындырылган татарларны башка авылларга күчереп утырту турында» 1756 ел 26 август фәрманы басылганнан соң, мәдрәсәләр Россия империясендә дә ачыла башлый; аларда Урта Азия укыту системасы өстенлек ала.

XIX йөзнең уртасына кадәр танылган мөдәррисләрнең зур күпчелеге Бохарада белем ала (Г.Курсави, Г.Утыз Имәни, Ш.Мәрҗани һ.б.)

Башка мөселман илләреннән аермалы буларак, Россиядә барлык мәдрәсәләр мәхәллә мәчетләрендә эшли. Уку йортлары законда да, гамәли эшчәнлектә дә барлык мәхәллә балалары өчен булган башлангыч дини мәктәпләргә (кара Мәктәп) яки профессиональ дин белгечләре һәм пед. хезмәткәрләр әзерләүче мәдрәсәләргә бүленми. Мәдрәсә оештыру өчен мәхәлләне зур белемле дин эшлеклесе җитәкләргә тиеш була һәм иганәчеләр ярдәме сорала. Казан, Уфа, Оренбург һ.б. зур шәһәрләрдә мәдрәсәләр, башлыча, мәхәлләләр каршында эшли.

Гадәти мәдрәсәдә укыту стандарт дини хезмәтләрне, шулай ук мантыйк, фикъһ, математика буенча трактатларны өйрәнүгә корылган була. Гарәп һәм фарсы телләре фән буларак укытылмый, ә китапларны өйрәнү барышында үзләштерелә. Дөньяви уку йортларындагы кебек сыйныфларга, дәрес һәм уку елына бүлү булмый, әмма укытуның актив формасы — лекцияләр уку, моназаралар (диспутлар) уздыру кулланыла. Каллиграфиягә әһәмиятле урын бирелә. Укыту эшчәнлеген, мәдрәсәнең җитәкчесе мөдәрристән тыш, аның ярдәмчеләре — хәлфәләр алып бара. Уку еллары саны билгесез була (шәкертләр, үзләрен имам-хатип итеп сайлап куясы мәхәллә халкын канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә җиткәнче, укуларын дәвам итәләр) һәм Оренбург Мөхәммәд Дини Мәҗлесендә имтихан тапшыру белән тәмамлана.

Сәләтле шәкертләр укуларын Бохарада, Якын Көнчыгыш илләрендә дәвам итәләр, һәм үзләре мөдәррисләр дәрәҗәсенә ирешәләр. Мәдрәсәләр мәхәллә халкының хәйрия, иганә һәм зәкяте хисабына яши, кагыйдә буларак, үз биналарында урнашалар, шәкертләрнең яшәве түләүсез була. Мәдрәсәнең эшчәнлеге Россия империясе законнары тарафыннан көйләнми, Халык мәгарифе министрлыгы оешмаларының һәм хокук саклау органнарының хисап алу һәм күзәтү астына алырга тырышулары барып чыкмый. 1870 елдан хөкүмәт мәдрәсәдә рус телен мәҗбүри укытуны кертергә тырыша, ләкин гадәти мәдрәсәләр аны кабул итмиләр. Иске ысуллы мәдрәсәләр XVIII йөздә – XIX йөзнең 1 нче яртысында татар халкының мәгарифен үстерүдә, милли зыялылар формалашуда әйдәп баручы рольне уйный.

XIX йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында, җәдитчелек үсеш алу нәтиҗәсендә, мәдрәсәдә белем бирү характеры үзгәрә. Уку-язуга өйрәтүдә аваз алымы, гарәп һәм фарсы телләрен дәреслекләр һәм сүзлекләр буенча өйрәнү, аерым фән буларак дин фәннәре, фикъһ, мантыйк кертелә. Иң алдынгы мәдрәсәләрдәМөхәммәдия», «Буби», «Хөсәения», «Галия») 8–12 еллык уку вакыты белән дөрес сыйныф-дәрес системасы урнаша. Акрынлап белем бирүнең эчтәлеге үзгәрә, дөньяви фәннәр: табигать фәннәре, математика, татар (төрки) теле, Россия һәм татар халкы тарихы кертелә. Яңа ысуллы мәдрәсәләрдә рус телен укыту хуплана, күпчелек мәдрәсәләрнең шәкертләре аны 1870 еллардан мәдрәсәләрнең мөстәкыйль уку йортына әверелгән рус сыйныфларында өйрәнәләр, калганнарында үз укытучылары була.

Яңа ысуллы мәдрәсәләр гомуми белем бирүче уку йортларына әверелә, аны тәмамлаучыларга, рус урта мәктәбе курсы буенча имтихан тапшырып, югары уку йортларына керү мөмкинлеге бирелә. Яңа ысуллы мәдрәсәләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә, шул мәдрәсәне тәмамлаучы мөгаллимнәр, соңрак мулла гына түгел, бәлки яңа ысуллы мәктәп укытучылары да булып, татар мәгарифе һәм мәдәнияте үсешендә мөһим роль уйныйлар. Ләкин күп кенә мәдрәсәләр 1917 елга кадәр иске ысулны саклыйлар.

1920 еллар ахырында мәдрәсәләрнең эшчәнлеге туктала. 1945 елдан СССРда бердәнбер мәдрәсә — «Мир Араб» — Бохарада (Үзбәкстан ССР) эшли.

1990 елларда РФ һәм ТРда мәдрәсәләр яңадан ачыла башлый. Хәзерге мәдрәсәләр мөселманнарның җирле Дини идарәләре — мөхтәсибәтләр карамагында, алар — имам-хатиплар, ислам нигезләре, гарәп теле укытучыларын әзерләүче махсус урта дини уку йортлары; мәдрәсәләрнең кайберләрендә кыз балалар бүлеге эшли. 2023 елда ТР территориясендә 8 мәдрәсә, шул исәптән 2се Казанда эшли.

Әдәбият       

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе: Мәшһүр мәгърифәт үзәкләре тарихыннан. К., 1992;

Коблов Я.Д. Конфессиональные школы Казанских татар. К., 1916;

Горохов В.М. Реакционная школьная политика царизма в отношении татар Поволжья. К., 1941;

Махмутова А.Х. Становление светского образования у татар: Борьба вокруг школьного вопроса. 1861–1917. К., 1982;

Народное просвещение у татар в дооктябрьский период. К., 1992;

Валиди Д. Очерки истории образованности и литературы татар (до революции 1917 г.). К., 1998;

Ислам и мусульманская культура в Среднем Поволжье: Очерки. К., 2001.