Биографиясе

1909 елның 8 ноябре, Красноярск крае Иланск шәһәре – 1994 ел, Ижевск шәһәре.

1931 елда Томск университетын тәмамлый һәм 1967 елга кадәр шунда эшли: Механика һәм математика фәнни-тикшеренү институтында лаборатория мөдире (1932 елдан), баллистика секторы мөдире (1937 елдан), директор (1939 елдан).

Бер үк вакытта Томск университетының баллистика кафедрасы мөдире (1937–1939 елда һәм 1941 елдан), Себер физика-техника институтының баллистика секторы мөдире (1941 елдан), профессор (1956 ел).

1968–1974 елларда Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында бүлек башлыгы (Казан).

1974–1976 елларда Ижевск механика институтының машиналар динамикасы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эчке баллистика буенча.

М.С.Горохов дөньяда беренчеләрдән булып (бергәләп) көпшәле системаларда эчке баллистиканың газодинамик моделен зарядларның әкренләп кабынуын исәпкә алып эшли.

Өч монография, 100 дән артык фәнни хезмәт авторы.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Сравнительная оценка различных методов измерения давления в артиллерийской технике // Изв. Акад. артиллерийских наук. 1951. № 19;

Обобщение метода Н.Ф.Дроздова в случае применения основных уравнений при четырёх параметрах // Изв. Акад. артиллерийских наук. 1952. № 2;

Газодинамические основы внутренней баллистики. М., 1957 (автордаш).