1895 елның 29 октябре, хәзерге Башкортстан Республикасы, Көергәзе районы Мораптал авылы – 1938 елның 10 июле, Уфа шәһәре.

1908–1922 елларда Ташкентта яши.

1914 елдан Идел буе, Урал алды, Урта Азия, Себер шәһәрләрендә концертлар белән чыгыш ясый. Аның репертуарына рус һәм чит ил композиторларының җырлары, романслары, арияләре, татар, башкорт халык җырлары һәм профессиональ музыкасы үрнәкләре, үз әсәрләре керә.

1922 елдан Казанда яши. С.Габәши һәм В.Виноградов белән берлектә беренче татар опералары «Сания» (Ф.Әмирхан либреттосы, 1925) һәм «Эшче»не (М.Гафури либреттосы, 1930) иҗат итә. Зыя һәм Нигъмәт партияләрен беренче булып үзе  башкара.

Әлмөхәммәдовнең башка әсәрләре арасында С.Габәши һәм В.Виноградов белән берлектә иҗат ителгән «Яңалиф» (1928), «Ун ел» маршлары (1929), «Дәһшәтле җил» (С.Бикчурина шигыре), «Көймәләр» (Әлмөхәммәдов шигыре), «Агыйдел ярында» (М.Марат шигыре) җырлары бар.

1929 елда Әлмөхәммәдов Уфага күчеп китә. Анда концерт эшчәнлеген дәвам иттерә. Милли мәдәният фәнни-тикшеренү институты белән хезмәттәшлек итә, Башкорт филармониясе һәм Мәскәү консерваториясе каршында Башкорт опера студиясен оештыруда актив катнаша.

Татар һәм башкорт музыкаль мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә.

1938 елда репрессияләнә һәм атып үтерелә. 1957 елда аклана.

1994 елда Уфадагы музыка мәктәп-гимназиясенә аның исеме бирелә.

Хезмәтләре

В борьбе за создание башкирской советской музыки. Уфа, 1933.

Әдәбият

Давыдова Э.М. Әлмөхәмәтов Ѓәзиз Сәлих улы // Башкортостан: Кыїєаса энцикл. Өфө, 1997;

Атанова Л. Жизнь как песня. Уфа, 1973;

Газиз Альмухаметов и Султан Габаши в Казани: Материалы и док. Уфа, 1995.