Биографиясе

1949 елның 5 июне, Тбилиси — 1994 елның 12 мае, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1971), Казан югары уку йортларында эшли.

1984 елдан Россия Мәгариф академиясенең Махсус урта белем фәнни-тикшеренү институтында, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1991 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре молекуляр кристалларның когерент спектроскопиясенә, махсус урта белем системасында физика белән математиканы укыту методикасына карый. Шейбут молекуляр кристалларда (мохитнең башлангыч тигезләнешсезлеген исәпкә алган хәлдә) үзиндукцияләнгән үтәкүренмәлекнең (СИП) ярым классик теориясен төзи. Молекуляр кристаллар спектрының экситон өлкәсендә экситон СИП һәм нутация эффектларын алдан әйтә. Экспериментны теоретик җәһәттән тасвирлый, системада корреляция ясауның характерлы вакытларын, үтә нурланыш импульсының тоткарлану вакытын һ.б. параметрларны билгели.

Хезмәтләре                                 

Эффекты резонансного нелинейного когерентного взаимодействия лазерного излучения с молекулярными кристаллами и их применение // Укр. физ. журн. 1981. Т. 26, № 5 (автордаш); 

Исследование релаксационных процессов в кристалле дефинила с пиреном методом оптического сверхизлучения Дикке // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1985. Т. 89, вып. 4–10 (автордаш); 

Оптическое сверхизлучение в кристаллах как метод исследования релаксационных процессов // Изв. АН СССР. Сер. физ. 1989. Т. 53, № 12.