- РУС
- ТАТ
Гарәпчәдән хәбәр салу, игълан итү дип тәрҗемә ителә.
Риваятьләрдә бәян ителгәнчә, 622–623 елларда Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан гамәлгә кертелә.
Сөнниләрдә азан кабатланып баручы җиде өлештән тора. Намаз вакыты җиткәч, мөәзин тарафыннан – мәчет манарасыннан, кечкенә мәчетләрдә имам тарафыннан манарадан яисә мәчеттән әйтелә. Азанчы йөзе белән Мәккәгә (кыйблага) карарга, баш һәм имән бармаклары белән колак йомшагын тотарга тиеш. Азаннан соң ук намаз алдыннан әйтелә торган икенче чакыру (икамә) да шул ук өлешләрдән гыйбарәт.
Азан яңа туган баланың уң колагына пышылдап әйтелә, шулай ук явыз рухлар борчыган кешене өшкерү өчен дә файдаланыла.
Ислам: энциклопедический словарь. М., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.