Биографиясе

1898 елның 19 ноябре, Уфа губернасы Эстәрлетамак шәһәре – 1937 елның 30 октябре, Мәскәү.

Казан сәнгать училищесен, Чистай прапорщиклар мәктәбен (1917), Кызыл профессорлар институтын (Мәскәү) тәмамлый.

1916 елдан РСДРП(б) әгъзасы. Чистай шәһәрендә Совет хакимиятен урнаштыруда катнаша. 1918 елда Чистай өязендә халык мәгарифе бүлеге мөдире, РКП(б)ның Чистай комитеты рәисе, «За власть Советов» газетасы мөхәррире. 1919 елда Тәтеш өязе, 1920–1921 еллард Минзәлә кантоны башкарма комитетлары рәисе.

1921 елда РКП(б)ның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре. 1922 елдан ВКП(б)ның Кара диңгез буе, Кубань, Якутия һ.б. өлкә, округ комитетлары секретаре.

1930 елларда ВКП(б)ның Мәскәү өлкә комитеты рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәр комитетының мәдәният һәм пропаганда бүлеге мөдире, РСФСР Җир эшләре халык комиссариатының Үзәк кара туфраклы өлкә буенча сәяси секторы башлыгы, ВКП(б)ның Саратов край комитеты секретаре, Саратов өлкә башкарма комитеты рәисе. ВКП(б)ның 10, 11, 12 съездлары делегаты. Бөтенсоюз үзәк башкарма комитет һәм СССР Үзәк башкарма комите әгъзасы.

Репрессияләр корбаны; вафатыннан соң аклана.

Әдәбият

Исаев В. Барышев Н.И. // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Книга 2.

Авторы – Ф.Г.Кәлимуллина