Биографиясе

1921 елның 9 феврале, Казан — 1944 елның 30 октябре, Украина ССРның  Львов шәһәре.

Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казанда мех фабрикасында слесарь булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армиядә.

Чкалов танк училищесен тәмамлый (1941).

1942 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 7 нче гвардия танк корпусы 56 нчы танк бригадасының батальон командиры урынбасары. Брянск, Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Орёл, Житомир–Бердичев (икесе дә — 1943), Проскуров–Черновцы һәм Львов–Сандомир (икесе дә — 1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 3–4 августында Висла елгасын һәм Коло посёлогы тирәсендә (Баранув-Сандомерски шәһәреннән 2 км көнбатыштарак, Польша) кичкәндә батырлык күрсәтә. В.Н.Николаев, яраланган килеш, хәлиткеч моментта сугыш кирәк-яраклары, ягулык һәм азык-төлек төялгән 1500 ләп автомобиль кергән кичүне саклауны оештыра. Фашистларның контрһөҗүмнәрен кире кайтарганда, аның җитәкчелегендә 7 «Пантера» танкы яндырыла һәм 300 гитлерчы юк ителә.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Геройның исеме Казанның бер урамына бирелә.

Әдәбият

Звёзды доблести боевой. Львов, 1968;

Рокотов Г.Н. Холм славы. Львов, 1984;

Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казань, 1990;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 115.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина