Эчтәлек

Биографиясе

1913 елның 28 ноябре, Түбән Новгород губернасы Мәдәнә авылы — 1985 елның 7 сентябре, Ленинград.

1938 елда Мәскәү хореография училищесен (педагог — П.Гусев), 1939 елда Ленинград хореография училищесенең белемне камилләштерү классын (педагог — В.Пономарёв), 1949 елда Ленинград консерваториясенең педагог-хореографлар бүлеген (педагог — В.Ваганова) тәмамлый.

1939–1959 елларда Ленинград опера һәм балет театры солисты.

1940–1941 елларда беренче татар балеты — Ф.Яруллинның «Шүрәле»сен сәхнәгә куюда катнашу (Былтыр ролендә) өчен Казанга татар опера һәм балет театрына эшкә җибәрелә (Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, спектакль куелмый кала).

Хореографик партияләре арасында Кияү («Йокыга талган гүзәл», П.Чайковский), Центурион, этрусклар биюе («Спартак», А.Хачатурян), фламенко («Лауренсия», А.Крейн), испан биюе, мазурка («Аккош күле», П.Чайковский), чегән биюе («Дон Кихот», Л.Минкус) бар.

1946–1970 елларда Ленинград хореография училищесе педагогы, 1970–1973 елларда Ленинград Кече опера һәм балет театрында солистлар классын алып бара, 1978 елдан Ленинград опера һәм балет театрының педагог-репетиторы. Бер үк вакытта төрле елларда Нидерланд балетының солистлар классын алып бара, Варшава балет мәктәбендә, Белград, София, Будапешт, Берлин хореография училищеләрендә белем бирә.