Биографиясе

1933 елның 2 феврале – 2015 елның 12 гыйнвары, Алма-Ата, Казахстан.

1970 елдан Алма-Ата табибләр белемен күтәрү институтының хирургия, 1976 елдан Алма-Ата медицина институтының факультет хирургиясе кафедрасы мөдире. 1978 елдан Казахстан ССР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы.

1980 елдан Казахстан клиник һәм эксперименталь хирургия фәнни-тикшеренү институты директоры (бүленеп, 1983–1987 елларда Казахстан ССР сәламәтлек саклау министры).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ашыгыч хирургиягә, кан тамырлары пластикасына, корсак куышлыгы әгъзалары, ашказаны асты, калкансыман, күкрәк бизләре авыруларына диагноз кую һәм аларны хирургик дәвалауга карый.