Эчтәлек

1886 елның 18 сентябре, Казан губерниясе, Казан өязе Орнашбаш авылы 1950.

Татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе.

Сәхнә эшчәнлеген 1909 елда Г.Кариев һәм С.Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасында башлый.

Г.Камал пьесаларында характерлы образларны гаять үзенчәлекле итеп башкара, аларның социаль асылын ачканда үзен гаҗәеп сәләтле актриса итеп күрсәтә (Гайни «Бәхетсез егет», Факиһә «Беренче театр», Мәгълүфә «Фахишә»). 1912 елдан «Нур» труппасында көлкеле (Нәзифә «Саран Хәмит», Ж.-Б.Мольер пьесасы буенча; Пешекче хатын «Хуҗа һәм приказчик», И.Багданов) һәм драматик рольләр (Гөлҗамал «Ир туганнары», Г.Камал; Сәлимә «Тигезсезләр», Ф.Әмирхан) башкара.

Рус һәм дөнья классикасы пьесалары буенча куелган спектакльләрдә әһәмиятле җитди образлар тудыра: Кабаниха, Галчиха («Яшенле яңгыр», «Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Квашня («Тормыш төбендә», М.Горький), фрау Миллер, леди Мильфорд («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер).

Гражданнар сугышы елларында фронт театр труппаларында эшли.

1920 елдан Уфа шәһәрендә «Үрнәк» татар театры труппасында.

19231924 елларда Казанда Беренче татар үрнәк театрында.

19241947 елларда Буа татар театрында актриса һәм режиссер, Буа мәдәният йортында үзешчән театр коллективы җитәкчесе. Ул куйган спектакльләр бөтенсоюз үзешчән сәнгать конкурсларында күрсәтелә, югары бәяләнә.

Әдәбият

Октябрьгә кадәрге татар театры. К., 1988.

Автор И.И.Илялова