Биографиясе

1946 елның 7 августында Әстерхан шәһәрендә туган.

1965 елда Әстерхан мәдәни-агарту училищесен тәмамлый. 1966–1968 елларда Казан театр училищесендә, 1968–1973 елларда Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтында укый.

Институтны тәмамлагач, Әлмәт татар драма театрында: актер, 1976 елдан режиссер һәм 1983–1988 елларда баш режиссер.

Иҗаты

Беренче рольләреннән үк яшь актер талантының үзенчәлекле яклары ачыла (Исмәгыйль – «Диләфрүзгә дүрт кияү», Т.Миңнуллин; Әлмәшев – «Үлмәс җыр», Р.Ишморат; Шакир – «Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал; Зариф – «Шәмсекамәр», М.Әблиев).

1976 елдан Әлмәт театрында яшь татар драматургларыннан Ф.Садриев комедияләре буенча «Их сез, егетләр», «Ач тәрәзәң» (1976, 1978), Р.Хәмиднең «Иске өй хуҗалары», «Синең урыныңа кайттым» (1979, 1981), Р.Батулланың «Исәп-хисап» (1980) әсәрләрен сәхнәгә куя. Бу елларда ул А.Гыйләҗев, Р.Хәмид, Р.Мингалим, Н.Фәттах, Т.Миңнуллин, Ф.Садриев, Ю.Сафиуллин һ.б. пьесаларын сәхнәләштерә.

Р.Г.Абдуллаев тарафыннан К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр», А.Островскийның «Гел май да бал түгел» («Не все коту масленица», 1984), Б.Васильевның «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» («А зори здесь тихие», 1985), Н.Фәттахның «Сармат кызы Сәринә» (1986) әсәрләре буенча куелган спектакльләр театр тормышында аеруча әһәмиятле вакыйгага әверелә.

1989 елда Р.Г.Абдуллаев Оренбургка профессиональ татар театрын оештыру өчен чакырыла; 1990 елдан М.Фәйзи исемендәге театр директоры һәм баш режиссеры.

Оренбург сәнгать институтының драма сәнгате факультетында укыта.

Әдәбият

Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театры: 50 ел. Әлмәт, 1994.

Автор – Р.Игъламов