Биографиясе

Башта авыл мәдрәсәсендә укый, 1900–1903 елларда Төркиядә белем ала.

Укуын тәмамларга матди хәле мөмкинлек бирмәгәнгә, ватанына әйләнеп кайта. Донбасс шахталарында, Каспийдагы балыкчылар артельләрендә, Одессада, Кырымда, Кавказда эшли.

1905 елга кадәр мөгаллимлек итә, «Нур» газетасы (Петербург) редакциясендә эшли.

1907–1910 елларда туган авылы мәдрәсәсендә укыта.

1917 елдан Оренбург шәһәрендә яши, укыта, «Шура» журналында, «Вакыт» газетасында языша.

1918–1919 елларда «Эшчеләр дөньясы», «Кызыл йолдыз», «Юксыллар сүзе» (Оренбург шәһәре) газеталары редакцияләрендә эшли.

1920–1921 елларда Оренбург өлкәсе Чебенле авылында коммуна оештыруда катнаша.

1924 елга кадәр Оренбургның төрле оешмаларында эшли, «Юл» газетасы мөхәррире була.

1925 елның көзеннән Камал Казанда: «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә; 1928 елда Татар мәдәнияте йортында гыйльми сәркәтип; 1929–1932 елларда ТАССРның Әдәбият һәм нәшрият эшләре буенча баш идарә (Главлит) хезмәткәре, 1933–1935 еллара Татар академия театрында әдәби бүлек мөдире.

1934 елда СССР язучыларының I съездында катнаша.

Иҗаты

Камалның беренче әдәби тәҗрибәләре 1905 елга карый. «Нур» газетасында, эшчеләр хокукын яклап, шигырьләр һәм мәкаләләр бастыра.

1906 елда «Сада» («Аваз») исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

Хатын-кыз эмансипациясе мәсьәләсенә багышланган «Уяну» новелласы 1907 елда «Шура» журналында басыла һәм җәмгыятьтә киң яңгыраш таба.

Хатын-кыз хокуксызлыгы темасы «Буранда» (1909), «Күңелсез эш» (1910), «Эч пошулы» (1912) исемле хикәяләрендә дәвам итә.

Камал хикәяләре тулылыгы, кыскалыгы һәм аныклыгы, детальләрнең төгәллеге, пейзажларның матурлыгы, гүзәллеге белән аерылып тора. Аларда билгеле бер дәрәҗәдә А.П.Чехов һәм М.Горький новеллалары тәэсире сизелә.

Камал татар әдәбиятында беренчеләрдән булып хезмәт кешесе образларын тудыра, шахтерлар, балыкчылар, сезонлы эшчеләр, сукбай-зимагурлар тормыш-көнкүрешен тасвирлый.

Каспий балыкчылары тормышына багышланган «Акчарлаклар» (1941) автобиографик повесте хезмәт кешесенең рухи дөньясын реалистларча сурәтли.

Дистәләрчә еллар алдан Камал татар әдәбиятында «кечкенә» кешенең рухи асылын ачып салу юлларын дөрес билгели. Аның традицияләре замандашлары һәм киләчәк буын язучылар әсәрләрендә үсеш ала.

Камалның мөһим сәнгати ачышларыннан берсе – кеше һәм табигать арасындагы үзара тыгыз бәйләнешне дөрес һәм оста күрсәтә белү.

1920–1930 еллар иҗаты

Октябрь революциясен Камал хезмәт кешесенә чын ирек бирүче яңа эра башы дип кабул итә.

Язучының революциядән соң язылган әсәрләрендә чынбарлык киң колачлы итеп тасвирлана. Җәмгыятьтә барган зур социаль үзгәрешләрне аңларга теләп, Камал зур әдәби формаларга мөрәҗәгать итә.

Беренче «Таң атканда» (1927) романында ул геройлар язмышын («Акчарлаклар»да да шулай) тарихның хәлиткеч мизгелләрендә, 1917 елның Февраль революциясе тудырган социаль һәлакәт барышында күзәтә.

1930 еллар башында Ш.Камал биш томнан торачак эпик әсәр турында уйлана башлый, ләкин аның бу нияте тормышка өлешчә генә аша.

1937 дә әдипнең 1920–1930 еллар авыл тормышына багышланган «Матур туганда» романы басылып чыга. Әсәр булачак эпопеянең беренче китабы сыйфатында авылда барган катлаулы, каршылыклы социаль үзгәрешләрне күрсәтергә тиеш була.

Роман сюжетын Оренбург тирәсендәге авыл хуҗалыгы коммунасы тормышындагы вакыйгалар тәшкил итә. 1921 елда Камал үзе шул коммунаны оештыручыларның берсе була.

Кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләр һәм мораль нормалар тууга багышланган романның исеме дә символик мәгънәгә ия.

Эпопеяның «Ныклы адымнар» исемле икенче китабы язылып бетми кала.

1930 елларда Ш.Камал драматургия өлкәсендә актив эшли: «Ут» (1928), «Козгыннар оясында» (1929), «Таулар» (1932), «Габбас Галин» (1934) пьесаларын яза. Алар характерларның аныклыгы һәм үзенчәлеклеге, конфликтның кискенлеге, тематиканың актуальлеге белән аерылып торалар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Камал иҗатында публицистик юнәлеш үсеш ала.

Мирасы

Татар әдәбиятында Ш.Камал исеме социаль реализм үсеше, гуманизм традицияләре, хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтүне раслау белән бәйле.

Новеллист буларак, ул татар әдәбиятына, бу жанрның классик үрнәкләрен тудырып, үзеннән зур өлеш кертә.

Ш.Камалның алдагы чор иҗатында совет хакимияте казанышларына дан җырлау өстенлек ала. Ул еш кына яңа тормышны, җәмгыятьне идеаллаштыра, кайвакыт уңай геройлар образын тудырганда схемачылыкка бирелә.

Шуңа да карамастан, Камалның совет чоры иҗаты, татар әдәбиятының якты бер сәхифәсе булып кала, аны шактый гына баета.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә (1940).

Шәриф Камал. Хәтер утравы. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Истәлеге

1950 елда Казанда Ш.Камалның Музей-фатиры ачыла.

Әсәрләре

Әсәрләр: 4 томда. Казан, 1952–1956.

Избранные произведения: в 2 т. Казань, 1983–1984.

Әдәбият

Кашшаф Г. Шәриф Камал. Казан, 1940.

Нуруллин И.З. Шәриф Камал иҗаты. Казан, 1963.

Хисматуллин Х. Шариф Камал // История татарской советской литературы. М., 1965.

Автор – В.Х.Ганиев