Гомуми мәгълүмат

Кемерово шәһәреннән 115 км төньяктарак урнашкан. 1897 елда, тимер юл төзелү һәм шахталарда күмер чыгарыла башлауга бәйле рәвештә нигез салына.

Халкы – 72827 кеше (2016 ел). Татарлар – 2010 елда 3258 кеше (1979 елда – 5570, 1989 елда – 5452). Шәһәр нигезләнгән вакыттан бирле яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1920–1927 елларда ВКП(б) район комитеты каршында мөселман секциясе, 1920–1930 елларда 2 татар башлангыч мәктәбе, татар балалар бакчалары һәм балалар йорты эшли. 1931 елга кадәр мәчет булган.

1930–1940 елларда җирле күмер шахталарында Идел һәм Урал буйларыннан мәҗбүри күчерелгән татарларның хезмәте киң файдаланыла.

Хәзерге вакытта шәһәрдә муниципаль Милли мәдәният үзәге каршында татар клубы, «Рәхим итегез, дуслар» үзешчән коллективы эшли. 2008 елдан Үзәк мәдәни комплекс каршында «Бәхет» татар җыры ансамбле эшли.

1993 елда Мөселман Диния нәзарәтенең БДБның Европа өлешендәге һәм Себердәге мөхтәсибәтенең шәһәр мөселман дини берләшмәсе оеша, ул 1999 елдан «әл-Иман» газетасын нәшер итә. 2008 елдан мәчет эшли.

2013 елда шәһәрдә Татар мәдәнияте көне билгеләп үтелә.

Күренекле кешеләре

Шәһәрдә туып-үскән кешеләр арасында: язучы, тәрҗемәче М.Г.Сафин, ТАССРның халык артисты Г.Х.Таһиров.

Шәһәрдә Советлар Союзы Герое Г.М.Һадимөхәммәтов яшәгән һәм эшләгән.