Б.И.Урманче һәйкәле

Бронза. Скульптор М.М.Гасимов. Архитектор Г.А.Бакулин. 1997

Рәссамга 100 ел тулу уңаеннан 1997 елның 28 февралендә Зур Кызыл урамындагы скверда куела.

Урманче зурайтылган бронза скульптура рәвешендә иҗат процессында тәкъдим ителгән: пумала тоткан уң кулы белән бер ягына Шүрәле рәсеме төшерелгән агач кәвәрәгә таянган, сул кулы тезе өстендә ята. Урманченың карашы еракка төбәлгән. Һәйкәлнең авторы Урманченың рухи күтәренкелеген, иҗат дәртен чагылдыруга, татар сынчысының кыяфәтен, холыкислотабигатен бронзада оста гәүдәләндерүгә ирешә.

Постаменты аксыл-соры граниттан эшләнгән.

Скульпторы М.М.Гасыймов, архитекторы Г.А.Бакулин. Һәйкәлнең гомуми биеклеге 2,5 м.

Сквер башында «Бакый Урманче» дип язылган аерым таш блок куелган.

Автор — А.В.Гарзавина