Эчтәлек

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителгәч (X йөз), татарларның рәсем сәнгатенә бөтен мөселман дөньясының каллиграфиясен тәшкил итүче язу культурасының аерым элементы буларак үтеп керәләр.

Киң таралган язу төрләре: куфи, нәсех, сөлес, тәгъликъ, дивани, рикъга, рәйхани.

Язу үрнәген һәм аның төрләрен сайлау текстның эчтәлегенә, максатына, текст язылган материалга (кәгазь, тукыма, пыяла, таш һ.б.), күчереп язучының теләгенә бәйле. Монументаль һәм «чәчәкле» куфи архитектурада коеп ясалган тимер әйберләрне бизәгәндә кулланыла; эре сөлес эчке диварларны бизәү өчен, ә вак сөлес китап бүлекләре исемнәрен язу өчен файдаланыла; ачык, аңлаешлы, уку өчен уңайлы нәсех белән «җитди» текстлар — Коръән, дини китаплар, фәнни хезмәтләр языла; курсив тәгъликъ, рикъга һәм шикәстә документлар төзегәндә һәм хатларда; эре һәм катлаулы сөлес, дивани язу төрләре рәсми актларда файдаланыла.

Алтын Урда чорында (XIII–XIV йөзләр) гарәп язуы үрнәкләре зур үсеш алалар. Исламның фән һәм мәгърифәткә уңай мөнәсәбәте, уку йортлары һәм алар каршында китапханәләрнең күплеге, халыкның белем дәрәҗәсе югары булуы, китапларга туган ихтыяҗ моңа сәбәп булып тора. Укырга уңайлы, ачык һәм аңлаешлы язылган кулъязма китапларга ихтыяҗ аеруча зур була.

Казан ханлыгы яулангач (XVI йөзнең 2 нче яртысы), каллиграфия бетүгә йөз тота. Архитектурада матур язу бөтенләй кулланылмый диярлек, кулъязмаларда нәсех һәм нәстәгъликъ өстенлек иткән гади язу файдаланыла. Каллиграфиянең яңадан чәчәк атуы XIX йөзгә туры килә. Гарәп язуы үрнәкләре биналарның тышкы һәм эчке бизәлешендә, кабер ташлары язуларында (сөлес), шәмаилләрдә, китап һәм журналларда, плакатларда, афишаларда һ.б. яңадан кулланыла башлый (рәйхани, куфи, шикәстә, туграи һ.б.). 1920 еллар ахырыннан латин графикасына, соңрак кириллицага күчү сәбәпле, татарларның рәсем сәнгатендә гарәп язуын куллану кими башлый, шәмаилләр иҗат итүче аерым осталар иҗатында гына саклана.

1980 еллар ахырында каллиграфия, шул исәптән гарәп язуы үрнәкләре Б.Урманче, Н.Исмәгыйлев, Р.Мәрдан, Р.Сәләхетдинов һ.б. рәссамнар иҗатында яңадан торгызыла.

Әдәбият  

Госманов М. Каурый каләм эзеннән. К., 1984;

Катанов Н.Ф. Казанско-татарские, мусульманские литографированные издания с именами лиц Ветхого и Нового заветов. К., 1910;

Дульский П.М. Искусство Казанских татар. М., 1925;

Халидов А.Б. Арабские рукописи и арабская рукописная традиция. М., 1985;

Червонная С.М. Искусство Татарии. История изобразительного искусства и архитектуры с древнейших времён до 1917 года. М., 1987;

Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагиева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. М., 1990.

Авторлар — Н.Ф.Исмәгыйлев, М.Г.Госманов