Эчтәлек

Крәстиян (фермер) хуҗалыгы — юридик зат хокукларына ия мөстәкыйль хуҗалык итүче субъект, ул ирекле җитештерү эшмәкәрлегенә һәм үз милкендәге җирдән файдалануга нигезләнеп, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә, эшкәртә һәм сата.

Крәстиян (фермер) хуҗалыгы милкендә торак йортлар, хуҗалык корылмалары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм инвентаре, транспорт чаралары һ.б. булырга мөмкин. Җитештерелгән продукция һәм алынган керем крәстиян (фермер) хуҗалыгының милке булып санала.

2010 елның 1 гыйнварына ТРда 2524 крәстиян (фермер) хуҗалыгы исәпләнә, аларга 300,0 мең га авыл хуҗалыгы җирләре (бер хуҗалыкка уртача 118,9 га) туры килә. Алар милкендә 2 меңнән артык трактор, 180 автомобиль, 200 ләп ашлык җыю комбайны һ.б. төрле техника исәпләнә.

Әдәбият  

Зиятдинов Ф.С. Ресурсный потенциал АПК: анализ, оценка и эффективность использования. К., 2001;

Сельское хозяйство Республики Татарстан: Стат. сб. К., 2010.

Автор — Ф.С.Зыятдинов