1959 елда Сталин исемендәге (1930 елда төзелгән) һәм «Алга» (1953) колхозлары җирлегендә оештырыла. Хуҗалык берничә тапкыр үзгәртелә: 1995 елда — күмәк предприятие, 2002 елда — «Наласа» агрофирмасы, 2004 елда — «Батыр» авыл хуҗалыгы кооперативы» ҖЧҖ, шул ук елда — «Наласа» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елда — «Наласа машина-трактор станциясе» ҖЧҖнең төп предприятиесе.

2004 елда — «Октябрь» колхозы составына Урта Бирәзә һәм Наласа (үзәк утары) авыллары керә, 263 хуҗалыкта 904 кеше (шуларның 216 сы — хезмәткә яраклы яшьтә). Хуҗалыкта 3352 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләре (шул исәптән 3142 га сөрүлек җирләр), 981 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 390 сыер), 436 баш дуңгыз, 22 баш ат исәпләнә.

Җитештерү эшчәнлегенең төп юнәлеше — бөртекле ашлык, бәрәңге, ит, сөт җитештерү. 2004 елда бөртеклеләрнең уңышы 1 га дан 52 ц, бәрәңге — 280 ц тәшкил итә; 1 сыердан 4003 кг сөт алына; 100 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләренә 466 ц сөт, 49 ц ит җитештерелә; колхозның табышлылыгы 17,5%. Хуҗалыкта җитештерү биналары һәм торак йортларга газ, телефон кертелә, үзәктән су белән тәэмин ителә, юлларга асфальт салына.

1980–1990 елларда һәр елны 5 яңа торак йорт төзелә. «Октябрь» колхозы «Югары культуралы игенчелек хуҗалыгы» дигән исемгә лаек була (1970), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1971).

24 эшчегә дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр бирелә, шул исәптән Ленин ордены 1 кешегә, Хезмәт Кызыл Байрагы — 9, «Почёт билгесе» — 7, 3 нче дәрәҗә «Хезмәт Даны» — 2; медальләр — 7 кешегә, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале — 2, көмеш — 2, бронза — 2 кешегә; РФ, ТАССР, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме 4 кешегә бирелә.

Хуҗалык үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләр: Х.Г.Гафуров (1933–1941), А.Ш.Шаһиев (1946–1953), М.Ш.Вахитов (1960–1976), С.С.Гыймадиев (1976–1981), В.И.Мифтахов (1984–1996), Н.С.Хөсәенов (1986–1999).