Биографиясе

1919 елның 5 сентябре, хәзер Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Яңа Шөн авылы – 1990 елның 23 марты, Мәскәү.

Камышлов хәрби пехота училищесен (Свердловск өлкәсе, 1941 ел), «Выстрел» курсларын (Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәре) тәмамлый.

1938–1940 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 771 нче укчы полкта батальон командиры (48 нче армиянең 137 нче укчы дивизиясе).

Брянск, Үзәк һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Елец һәм Малоархангельск юнәлешләрендәге сугышларда (1943 ел), Курск сугышында (1943 ел), Белоруссия (1944 ел) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Польша территориясендәге Клаин һәм Раутенберг сугышларында батырлык күрсәтә: 1945 елның 30 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр Ф.Ә.Сабиров җитәкчелегендәге батальон дошманның күпләгән һөҗүмнәрен кире кайтара. Дошман чолгап алган өйдә 8 сугышчы белән калгач, Ф.Ә.Сабиров шәхсән үзе 2 танкны сафтан чыгара; совет артиллериясеннән үз өстенә 5 тапкыр ут ачтыра, әмма батальон белән җитәкчелеген дәвам итә.

Сугыштан соң Совет Армиясе сафларында хезмәттә кала. 1976 елдан запаста. Мәскәү университетының гражданнар оборонасы штабында эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, өч «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.