Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан – ТАССРның Арча кантоны, 1928 елдан Мамадыш кантоны Шәмәрдән волосте составында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Югары Чура авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Пчеловод” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Заветы Ильича” колхозы (Югары Чура авылы), 1994 елдан – “Дуслык” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе (2003 елдан “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2005 елдан – “Намус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Лельвиж” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2012 елдан “Лельвиж” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2013 елдан Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (2013 елдан яңа бинада), “Стройком” металл продукция һәм сэндвич-панельләр җитештерү заводы (2007 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

С.Д.Димитриев (1982 елда туган) – Кукмара муниципаль районы башлыгы (2015 елдан), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

В.Б.Захаров (1986 елда туган) – җырчы, ТРның атказанган артисты.

Халык саны

1938 елда – 161,
1949 елда – 145,
1958 елда – 211,
1970 елда – 259,
1979 елда – 239,
1989 елда – 224,
2002 елда – 277,
2010 елда – 242,
2017 елда – 272 кеше (татарлар).