1847 елның 23 декабре, Омск шәһәре — 1920 ел, Мәскәү.

Статский советник (1898). Дворяннар нәселеннән.

Санкт-Петербург медицина академиясен тәмамлый (1870).

1871–1872 елларда земство медицинасы, 1873–1879 да хәрби медицина хезмәтендә. Рус-төрек сугышы чорында (1877–1878) Кавказда вакытлы хәрби госпитальләрнең берсенә җитәкчелек итә.

1879 елдан Медицина-хирургия академиясендә, бер үк вакытта Рус халык сәламәтлеген саклау җәмгыяте советы секретаре (мөхбир әгъзасы). Корылыктан зыян күргән җирләрне өйрәнү өчен аларның статистик карталарын эшли.

1880–1884 елларда Воронеж һәм Курск шәһәрләре санитария табибе.

1885 елдан Варшава университетының гигиена һәм медицина полициясе кафедрасы экстраординар профессоры.

1887 елдан Казан университеты профессоры, 1907 елда медицина факультеты деканы.

Тикшеренүләре җәмәгать медицинасына карый: крәстияннәргә бушлай медицина ярдәме күрсәтүне хуплый, беренчеләрдән булып системалы стационар земство медицинасы оештыруның өстенлеген исбатлап, земство медицинасы тәҗрибәсе тупланган «Земство медицинасының төп мәсьәләләре» («Основные вопросы земской медицины», СПб., 1889) хезмәтен чыгара, участок земство табибе хезмәтен, даруханәләр эшен оештыруны җентекләп анализлый, санитария статистикасының максатын һәм ысулларын билгели. Капустин хезмәтләре земство табибләре өчен кулланма була. Гигиена мәсьәләләренә: су белән тәэмин итүне оештыруга һәм дезинфекцияләүгә, чистарту корылмалары эшенә зур игътибар бирә. Хезмәтләренең бер өлеше эпидемияләр белән көрәшкә багышланган.

Ул «Капустин мичкәсе» исеме бирелгән дезинфекцияләү мичкәсен уйлап таба.

1897 елда чума белән көрәшү һәм аны кисәтү чараларын оештыру комиссиясенә җәмәгать гигиенасы белгече буларак кертелә (принц А.П.Ольденбургский җитәкчелегендә). Феодосия, Керчь, Севастополь, Евпатория шәһәрләрендә тикшеренүләр үткәрә; аның нәтиҗәләре эпидемиягә каршы чаралар оештыруда файдаланыла.

Иҗтимагый, сәяси эштә актив катнаша. Казан университетының табибләр җәмгыяте әгъзасы (1891 елдан рәисе).

1890 еллар башында ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итүдә катнаша, рус-япон сугышы елларында (1904–1905) яралы һәм авыру сугышчыларга ярдәм комитетында эшли.

Табибләрнең 7 нче Бөтенроссия Пирогов съездын оештыручыларның берсе (Казан, 1899), земство һәм шәһәр медицинасы секциясен җитәкли.

1894 елдан земство хәрәкәтендә катнашуы өчен полиция күзәтүе астында була.

1905 елда «Унҗиденче октябрь берлеге»нең Казан губерна бүлеген төзүчеләрдән (1905 елдан рәисе), 1906 елның 10–12 сентябрендә Казанда октябрьчеләрнең Идел буе корылтаен оештыручылардан, программалар төзү комиссиясенә керә. «Унҗиденче октябрь берлеге»нең Мәскәү ҮК әгъзасы.

Казан губернасыннан 2 нче һәм 3 нче Дәүләт Думасы (1907–12) депутаты. 2 нче Думада китапханәләр һәм халык мәгарифе буенча комиссияләр әгъзасы; 3 нче Думада рәис ярдәмчесе, бюджет, халык мәгарифе, иске дин тарафдарлары, Финляндия эшләре комиссияләре әгъзасы (рәис ярдәмчесе). 2 нче Думада октябристлар фракциясен җитәкли.

Сәяси карашлары буенча октябрьчеләрнең сул канаты тарафдары, кадетлар белән хезмәттәшлек итә. Еш кына үз фиркасенең төп фикерләренә каршы булган чыгышлар ясый. 1906 елның март аенда төбәкләр автономиясен яклый, әмма алар Россия үзәгендә дә булырга тиеш ди: «һич югы Казан, Саратов губерналарында автономия булмаган килеш Польшага автономия бирү сәер хәл». Россия милләтчелегенә каршы, крәстияннәр мәсьәләсен тизрәк чишү ягында була. Дәүләт Думасын халык өчен файдалы дип исәпли һәм аңа зур өмет баглый. Танылган рус монархисты В.М.Пуришкевич Капустинның Дәүләт Думасындагы чыгышларыннан соң «Капустин маркалы октябрист» кушаматын гамәлгә кертә, октябристларның шундыйларын «конституция принципларын резина кебек туктаусыз сулга тартучылар» дип атый.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында Эчке эшләр министрлыгы (С.-Петербург) Медицина советы әгъзасы, бер үк вакытта Петербург университетында укыта.

3 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 1 һәм 2 дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Главные основания проекта сельской земской больницы. СПб., 1874;

Борьба с дифтеритом // Рус. начальный учитель. 1880. № 4–6;

Калинкинская городская больница в Санкт-Петербурге. СПб., 1885;

Один из простейших типов паровой дезинфекционной камеры // Дневник Казан. об-ва врачей. 1892. Вып. 3;

Задачи гигиены в сельской России. М., 1902; Речи казанского октябриста. К., 1907.

Әдәбият

Члены 2-й Государственной Думы. СПб., 1907;

Усманова Д.М. Профессора и выпускники Казанского университета в Думе и Госсовете России, 1906–1917. К., 2002;

Айнутдинова Л.М. Либеральное движение в Казанской губернии. К., 2003.

Автор — Л.М.Айнетдинова