Биографиясе

1824 ел – 1898 елның 23 апреле, Казан шәһәре.

1841–1849 елларда Петербург төзелеш училищесендә укый. 1849 елдан Казан төзелеш һәм юл комиссиясендә архитектор ярдәмчесе. 1863–1898 елларда Казан уку-укыту округы архитекторы. Бер үк вакытта 1882–1894 елларда Казан шәһәре архитекторы вазифаларын башкара, 1882–1894 елларда Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты архитекторы.

1885–1886 елларда Казан университеты архитекторы. 1867 елдан Казан икътисад җәмгыяте, 1898 елдан Казандагы ярлыларга ярдәм итү җәмгыяте идарәсе әгъзасы.

Эклектика юнәлешендә эшли. Владимир Бечко-Друзин проектлары белән Казанда керәшен татарларның Үзәк мәктәбе (1870–1871), укытучылар семинариясе (1871–1872), Д.Д.Лисицин кибетләре (1872), Икенче ир балалар гимназиясенең чиркәүле янкормасы (1874), Н.М.Мельников (1875), Перимов (1879), А.М.Ямбикова (1889) йортлары, үз йорты (1881), Алабуга шәһәрендә реаль (1882) һәм удел (1888, үзгәртеп кору) училищеләре биналары һ.б. төзелә.

Әдәбият

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII – начала XX века: Биографический справочник. Казань,1999.

Автор – Л.М.Мортазина