- РУС
- ТАТ
иҗтимагый-сәяси газета
1917 елның сентябреннән 3 декабренә кадәр Минзәлә шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 7 саны басыла.
Минзәлә өязе крәстиян депутатлары советының керәшен секциясе органы, 4 нче саннан — крәстиян депутатларының Минзәлә өяз советы каршындагы комиссия органы.
Совет чорындагы беренче керәшен газетасы, кирилицада басыла.
Мөхәррире — М.Чернов.
Газета крәстияннәр мәнфәгатен якларга чакыра, социалист-революционерлар идеяләрен пропагандалый, Учредительләр җыенына солдат һәм эшчеләрне сайлауга каршы чыгыш ясаган кадетлар позициясен яктырткан керәшен газетасы «Дус» белән бәхәскә керә.
«Хәбәрләр» редакциясе берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп караса да, керәшен интеллигенциясе һәм дингә руханиларның күпчелеге аңа акчалата ярдәм күрсәтми, чөнки кадетлар яклы була.
«Хәбәрләр»дә Рига, Кавказ, Румыния һәм башка фронтлардагы хәрби хәрәкәтләр барышы яктыртыла.
Сәяси язмалар белән бергә фельетоннар (Двоеглазовның «Купей агайның эше турында» һ.б.), төрле, шул исәптән көлкеле шигырьләр (С.Маевның «Кадетлар гимны» һ.б.) басыла.
Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Автор – З.З.Гыйләҗев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.