- РУС
- ТАТ
Баш герой исеме белән аталып йөртелә. В.В.Радлов дастанның этимологиясен геройның җир асты патшалыгына төшүе белән бәйли.
Хикәяләү ярәшү кебек гомумэпик мотивтан башланып китә. Ханның җиде улы җиде бертуган кызга өйләнергә тели. Хан, өлкән улларын ияртеп, кәләш эзләргә чыгып китә, ә иң кече улын өйдә калдыра. Тиздән җиде кызы булган хан табыла. Аталары кызларның һәрберсенә бирнә биреп, гөрләтеп туй уздыралар. Бары «кияүсез калган» кече җиденче кызлары гына язмышыннан канәгать түгел. Ул, бер сихерче карчыкка килеп, үзенең язмышыннан зарлана. Тегесе исә аңа сабыр булырга һәм батыр кияү өчен җир астыннан кабыргасы астында алмаз кылыч яткан тылсымлы Чалкойрык атны табып бирергә киңәш итә.
Бу очракта сүз борынгы мифологик мотивлар турында бара: батырның тылсымлы кылычын аның булачак хатыны табып бирергә тиеш. Монда матриархат заманнарының кайтавазы чагылыш тапкан булуы ихтимал.
Хан алты улы һәм җиде килене белән кайтыр юлга җыенганда, кызларның атасы аларга тыелган урында ял итәргә тукталмаска куша (тыелган урыннар, әйберләр, эш-гамәлләр һ.б. турында борынгы күзаллауларның чагылышы). Әмма юлчылар кисәтүне оныталар һәм аждаһа кулына килеп эләгәләр. Котылу өчен хан үзенең барлык улларын, хәтта иң яраткан кече улын да корбан итәргә риза була. Аждаһага кече улы – Йиртөшлек бирелә, һәм ул җир асты патшалыгына барып эләгә. Анда ул Ак елан кызына өйләнә, күп кенә батырлыклар эшләгәннән соң, икенче тапкыр өйләнеп, җир өстенә әйләнеп кайта. Монда ул яңадан-яңа батырлыклар күрсәтә, өченче тапкыр өйләнә. Туган иленә өч хатыны белән әйләнеп кайта һәм әтисенең тәхетенә утыра. Әсәрнең күп сандагы милли версияләре бар.
Дастанның сюжетына якынча VI–VIII йөзләрдә нигез салынган булырга тиеш. Мөстәкыйль дастан буларак, ул X–XIII гасырларда тәмам формалашып бетә һәм күп кенә төрки халыклар арасында киң тарала. Академик В.М.Жирмунский фикеренчә, Йиртөшлек образының барлыкка килүе VI–XIV йөзләргә карый.
Татар халык иҗаты: Дастаннар. К., 1984;
Радлов В.В. Образцы народной литературы тюркских племён, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи. СПб., 1872. Ч. 4.
Автор — Ф.И.Урманчеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.