Биографиясе

1940 елның 14 декабрендә Ташкент шәһәрендә туган.

Казан университетын (1962) тәмамлый. 1965 елдан Уфа авиация институтында, 1986 елдан гомуми химия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кызуга чыдамлы эретмәләрне һәм композицион материалларны электрохимик юл белән төгәл үлчәмле итеп эшкәртүгә, электролит-плазмалы шомарту һәм тирәнтен чистарту теориясенә һәм практикасына карый.

Югары тыгызлыклы ток тәэсирендә анодта полярлашу процессларының кинетикасын һәм механизмын тикшерә, металл һәм эретмәләрнең югары тизлекле эрүчәнлеге закончалыкларын һәм механизмын өйрәнә. Кызуга чыдам материалларны һәм төрле эретмәләрне электрохим. эшкәртү технологияләрен эшли.

Хезмәтләре

Электрохимическое поведение индия в растворах гидроокиси калия // Электрохимия. 1966. Т.2, выпуск 7 (автордаш).

Исследование обрабатываемости молибденового сплава ВМ-1 при высоких плотностях тока // Электронная обработка металлов. 1975. №4 (автордаш).

Теоретические основы электрохимической размерной обработки. Уфа, 1984.