Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет һәм мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 733,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Клим Ворошилов» колхозы оештырыла. 1958 елда исеме «Правда» колхозы дип үзгәртелә, 1960 елда берләштерелгән М.Җәлил исем. колхозга кушыла (үзәк утары – Ләшәү-Тамак авылы).

1995–2002 елларда авылда – М.Җәлил исем. күмәк предприятие, 2003–2005 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарыклар асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2000–2006 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (2000 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2000 елдан), «Нурлыхода» мәчете (2009 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Сөмбел» фольклор ансамбле (2001 елдан), «Сандугач» вокаль (2010 елдан), «Асылъяр» театр (2008 елдан) коллективлары эшли.

Халык саны

1870 елда – 335,
1913 елда – 674,
1920 елда – 722,
1926 елда – 522,
1938 елда – 565,
1949 елда – 447,
1958 елда – 417,
1970 елда – 380,
1979 елда – 272,
1989 елда – 171,
2002 елда – 148,
2010 елда – 118,
2021 елда – 92 кеше (татарлар).