Эчтәлек

Химик реакцияләр дип бары тик химик кушылмалар катнашында, шулай ук матдә оешуының башка төрле кимәлдәге (мәсәлән, электр тогы тәэсирендә су таркалу) объектлар катнашында үткән процесслар атала. Реакция вакытында бер химик кушылманың молекулалары башка кушылмаларның молекулалары белән үзләрен тәшкил итүче өлешләрен алмашалар (алмашу реакцияләре) яки атом төшләре саны азрак булган молекулаларга таркалалар (таркалу реакцияләре) яисә башка кушылмаларның молекулалары белән бәйләнешкә кергәндә катлаулырак матдәләр барлыкка китерәләр (кушылу реакцияләре). Химик реакция вакытында анда катнашкан кушылмаларның электрон структурасы үзгәрә, атом төшләре исә үзгәрми.

Химиянең үсешен 2 этапка бүлү мөмкин.

Беренчесе (XIX йөзнең 1 нче яртысы) түбәндәге периодлардан тора: эмпирик фактлар туплау һәм беренчел төшенчәләр формалаштыру чоры, «алхимия» чәчәк аткан чор, флогистон теориясе хакимлек иткән чор, тикшеренүнең микъдари алымнарын үстерү чоры һәм химиянең фән буларак формалашуы чоры.

Икенче этапта (XIX йөзнең 2 нче яртысы — XX йөзнең 1 нче декадасы) химиянең төп законнары ачыла һәм аның иң мөһим теоретик концепцияләре булдырыла; химик кушылмаларның составын һәм төзелешен анализлауның физик-химик алымнары, структураларының һәм бәйләнешләренең спецификасын хисаплауның квант-химик алымнары (алар химик тикшеренүләрнең традицион алымнарына караганда өстенлек казана) эшләнә һәм гамәлгә кертелә; матдәләрнең саф химик үзлекләрен өйрәнүдән аларның физик-химик (электр, магнит, спектраль һ.б.) үзлекләрен тикшерүгә күчеш ясала.

Химиянең төп бүлекләре — нәорганик химия, органик химия, аналитик химия, физик химия.

Химиянең Татарстандагы үсеше Казан университетында тәүге химия лабораториясе ачылу (1806) белән бәйле. Анда платина рудасын тикшерү (К.К.Клаус), хуш исле нитрокушылмаларны торгызу (Н.Н.Зинин) буенча төпле нәтиҗәләр алына; органик кушылмаларның химик төзелеше теориясе (А.М.Бутлеров) һәм химик кушылмаларда атомларның үзара тәэсир итешүе тәгълиматы (В.В.Марковников), шулай ук төзелеш теориясен куллану өлкәсе киңәйтелә (А.М.Зайцев). Бу тикшеренүләр Казанда органик химия, нәорганик химия, аналитик химия алгарышына этәргеч бирә.

1840–1900 елларда дөньякүләм шөһрәт казанган Казан химия фәнни мәктәбе формалаша. 1900 елларда физик химия, электрохимия буенча, 1940 елларда координацион химия, нефть химиясе өлкәләрендә интенсив тикшеренүләр башланып китә.

Казан галимнәре фосфорорганик кушылмалар, югарымолекуляр кушылмалар, мышьякорганик кушылмалар, элементорганик кушылмалар, күкерторганик кушылмалар химиясенә, фосфорорганик дару кушылмалары, композицион электрохимик капламнар, пиротехник составлар, дары, шартлаучан матдәләрне булдыруга зур өлеш кертәләр; химиядә физик тикшеренү ысуллары, стереохимия, конформацион анализ, квант химиясе киң кулланыла. Электроаналитик химия, электроорганик химия, фуллереннар химиясе, супрамолекуляр химия үсеш ала. Химия технологиясе өлкәсендә уңышларга ирешелә.

Химик тикшеренүләр алып барган төп фәнни үзәкләр — Казан университеты, Казан университетының А.М.Бутлеров исемендәге химия институты, Органик һәм физик химия институты (ИОФХ), Казан технология университеты, Химия продуктлары институты, Казан химия институты, Идел углеводород чималы институты, Полимерлар һәм махсус каучуклар институты, Казан фотоматериаллар институты, вузларның, тармак фәнни-тикшеренү институтларының лабораторияләре, «Түбәнкаманефтехим» акционер җәмгыятенең һ.б. предприятиеләрнең фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә эшләре идарәләре.

Әдәбият

Штрубе В. Пути развития химии: В 2 т. М., 1984; 

Соловьёв Ю.И., Курашов В.И. Химия на перекрёстке наук: Исторический процесс развития взаимодействия естественнонаучных знаний. М., 1989; 

Сироткин О.С. Начала единой химии. К., 2003.

Автор — О.В. Михайлов