Тарихы

XVII йөздә нигез салына. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, он тарту һәм йон-тукыма ману кәсепчелеге таралган була.

1851 елда – авылда беренче агач мәчет, 1874 елда икенче мәчет төзелә (икесе дә 1931 елда ябыла).

XX йөз башында авылда шулай ук 4 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 йон-тукыма ману остаханәсе, 7 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1670,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Яңасала волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Кече Салтык авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Ирек» колхозы оештырыла, 1951 елдан «Коминтерн» колхозы (Антоновка авылы) составында, 1959 елдан яңадан бүленеп чыккан «Ирек» колхозы (составына Красное Тенишево (юкка чыккан), Кече Мәрәтхуҗа, Яшелчә торак пунктлары керә) үзәк утары, 1993–1997 елларда – «Ирек» күмәк предприятиесе, 2000–2008 елларда – «Ирек» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте икенче филиалы «Кече Салтык» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Мәдәният йорты, китапханә (1966 елда Кече Мәрәтхуҗа авылыннан күчерелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1993 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында үзешчән иҗат коллективлары: «Сәяр» театр коллективы (2010 елдан), «Тамчы» балалар хореография коллективы (2011 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда – 119 ир-ат;
1859 елда – 853,
1897 елда – 723,
1908 елда – 1497,
1920 елда – 1637,
1926 елда – 1250,
1938 елда – 979,
1949 елда – 707,
1958 елда – 609,
1970 елда – 478,
1979 елда – 372,
1989 елда – 300,
2002 елда – 244,
2010 елда – 211,
2017 елда – 185 кеше (татарлар).