Биографиясе

1878 елның 8 ноябре, Казан губернасы, Зөя өязе Мулла Иле авылы – 1918 елның 28 феврале, Казан шәһәре. Б.Х.Вәисовның улы.

Атасы вафатыннан соң хәрәкәткә җитәкчелек итә. 1894 елда полициягә кораллы каршылык күрсәтүе өчен кулга алына һәм 1895 елда Сахалин утравына сөрелә.

Амнистия буенча иреккә чыгарылганнан соң, 1906 елда Казанга кайта һәм үзен чикләнмәгән хокуклы «Сәрдар» («илаһи сугышчылар» җитәкчесе) дип белдерә, тарафдарларыннан карусыз буйсынуны таләп итә. Иң тугрыларын «бөек ышанычлылар» (ярдәмчеләр) итеп билгели. Яңа бистәдә вәисиләр хәрәкәтендә катнашучыларның гыйбадәт йортын торгыза.

Бу чорда Вәисов Л.Н.Толстой белән үзара мөнәсәбәтләр урнаштыра.

1908 елда Санкт-Петербургка бара, патша түрәләреннән мәхәлләне ныгыту өчен 100 мең сум акча бүлеп бирүне, Болгар шәһәре янындагы җирләргә вәисиләр хокукын тануны һәм аннан русларны чыгаруны үтенә (үтенече җавапсыз кала).

1910 елда кулга алына һәм Казан мәхкәмә палатасы карары белән Себергә сөрелә, ул анда 1917 елның апреленә кадәр була. Казанга кайтканнан соң, Вакытлы хөкүмәткә каршы чыга, Совет хакимиятен яклый. «Болак арты республикасы» вакыйгалары барышында үтерелә.

«Җәваһирү хикмәти дәрвишан» («Дәрвишләр фәлсәфәсенең асылы», 1907. Кайбер мәгълүматлар буенча, атасы Баһаветдин тарафыннан язылган) хезмәтендә Россиядә XIX йөзнең 70–80 нче елларында булып узган вакыйгалар тасвирлана, имансыз заман каһәрләнә, чын дингә кайтуга һәм тәүбәгә килүгә катгый чакыру яңгырый.

Кара: Вәисиләр хәрәкәте.

Истәлеге

Вәисов исеме Казан урамына бирелә.

Әдәбият

Катанов Н.Ф. Новые данные о мусульманской секте ваисовцев. Казань, 1909.

Молоствова Е.В. Ваисов Божий полк // Мир ислама. 1912. Т. 1, ч.2.

Сагидуллин М. К истории ваисовского движения. Казань, 1930.

Климович Л.И. Ислам в царской России. М., 1936.

Ионенко И., Тагиров И. Октябрь в Казани. Казань, 1967.

Валеев Р.К. Революционное движение в Среднем Поволжье (июль–октябрь 1917 года). Казань, 1972.

Давлетшин К. Кто такие ваисовцы? // Наука и религия. 1981. № 6.

Ваисовцы // Отечественная история: Энцикл. М., 1994. Т.1.

Кемпер М., Усманова Д. Ваисовское движение в зеркале собственных прошений и поэм // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2001. №3/4.

Усманова Д.М. Мусульманское "сектантство" в Российской империи: "Ваисовский Божий полк староверов-мусульман" 1862–1916 гг. Казань: Фән, 2009.

Вәлиев Р.К. Өзелгән дога// Мирас. 2002. №8, 9, 11, 12; 2003. №1.

Автор – Р.К.Вәлиев