Тарихы

1710–1711 еллардан Большое Поле буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Улуяс исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, тегермән, ярма яргыч, йон-тукыма ману йорты, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1423,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш. 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Олыяз авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930–1931 елларда авылда “Кызыл яшьләр” колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Хаффазов). 1952 елда “Чулпан” колхозына берләштерелә (Кыравыл авылы). 1959 елда “Чулпан” колхозына “Уңыш” колхозы (Тулбай, Дусай авыллары), “Первая Пятилетка” (Түбән Козгынчы авылы), “Якты таң” (Югары Козгынчы авылы) (беренче рәисе – Г.Җиһаншин) кушыла. Авылда колхозның үзәк утары урнаша.

1994 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2001 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елда “Чулпан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә. 1935–1960 елларда – азык-төлек комбинаты (прәннекләр җитештерә һәм бәрәңге киптерә), 1984–1993 елларда “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы (чешкилар эшләп чыгара) филиалы эшли.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда җидееллык мәктәп ачыла, 1958 елда – сигезьеллык, 1977 елда – урта (1986 елда яңа бина төзелә), 1993 елда – эксперименталь авыл хуҗалыгы лицее, 2002 елда лицей итеп үзгәртелә.

1984 елда мәктәп каршында 37 нче урта һөнәри техник училище филиалы ачыла (тракторист-машинистлар әзерләнә).

Лицей каршында 1999 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе авыл, мәктәп тарихына, халык һөнәрчелегенә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышлана (оештыручысы – Р.А.Якупов, җитәкчесе – З.Р.Миңлекәев).

Авылда китапханә (1926 елдан), балалар бакчасы (1993 елдан, беренче балалар бакчасы 1932 елда ачыла), мәдәният йорты (бинасы 1957 елда төзелә), медпункт (1946 елдан), мәчет (1990 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Чулпан” татар вокаль ансамбле (1978 елдан, 1978 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Э.Х.Салихов, җитәкчесе – Ч.И.Шәрәфиева), “Мизгел” җыр һәм бию ансамбле (1978 елдан, 1978 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Э.Х.Салихов, җитәкчесе – Р.М.Гарифуллина), “Чулпы” хореография коллективы (1981 елдан, 1998 елда “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – Р.М.Гарифуллина) эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда — 107 ир-ат;
1859 елда — 664,
1897 елда — 926,
1908 елда — 1105,
1920 елда — 969,
1926 елда — 840,
1949 елда — 616,
1958 елда — 534,
1970 елда — 700,
1979 елда — 635,
1989 елда — 579,
2002 елда — 575,
2010 елда — 537,
2017 елда — 490 кеше (татарлар – 98,8%, руслар – 1,2%).