Эчтәлек

Татар гади сөйләмендә тел белеме бүлекләренең барлык берәмлекләре урын ала.

Гади сөйләм үзенчәлеге әдәби тел элементларының башка мәгънәдә кулланылуында (яулык урынына – ябынча, канәгатьсез урынына – комагай), гомуми сүзлек фондындагы (канәгатьләнү урынына – кану, көлке урынына – көленеч) һәм рус теленнән алынган сүзләрнең фонетик һәм грамматик яктан үзгәртелүендә (газета урынына – гәҗит, пальто урынына – пәлтә, кастрюля урынына – кәстрүл) аеруча ачык чагыла. Гади сөйләм сүзләре эш-хәрәкәтләрнең охшаш булуыннан да барлыкка килә ала: сөйләшү урынына – сүз чәкештерү һ.б.

Гади сөйләмгә әдәби телдә нейтраль синонимнары булган, экспрессив яктан «түбәнәйтелгән», әрсезлектән дорфалыкка кадәр төсмерле бәяләү сүзләре хас: дөмбәсләргә – кыйнарга; дөмек – югал; тулы түгел – юләр һ.б.

Гади сөйләмнең составы һәм чикләре тарихи яктан үзгәрүчән. Кайбер гади сөйләм сүзләре һәм формалары вакыт үтү белән гомум кулланылыштагы сүзләр рәтенә күчәләр: хөрти; шылу; шыңшу һ.б. Әдәби әсәрләрдә гади сөйләм предмет, күренеш, вакыйгаларны сүз белән тасвирлау , билгеле бер төсмер (колорит) бирү өчен кулланыла.

Әдәбият

Хәзерге татар әдәби теле. К., 1965;

Сәгыйтов М.Ә. Гади сөйләм проблемасын өйрәнүгә карата // Вопр. тюркского языкознания. К., 1976;

Вып. 162.  Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. К., 1999.

Автор — А.М.Сәгыйтова