Эчтәлек

Төрки-татарча «буйдак» сүзенә нисбәтле атама.

Көймә-корабларда механик йөртү көче кулланылмаган чорга хас ысул. Корабны озата барырга ялланган бурлаклар йөкне төяү-бушатуда, җилкәннәр тегүдә һ.б. эшләрдә катнашырга тиеш булган. Кирәк урында көймә-корабны ишкәк ишеп, яки җилкән куеп та йөртергә тиеш булганнар.

Бурлаклар эшкә аерым артельләргә берләшеп ялланганнар (артельдә 4–6, кайвакыт 10 нан алып 40 ка кадәр кеше булган). Аерым вак артельләр 150 ләп кешедән торган зур артельне тәшкил иткән. Кабул ителгән йөк һәм артель өчен җавап бирүче өлкән кеше (водолив) һәм елгада юл йөрү тәртибен яхшы белүче кеше (лоцман) йөк хуҗасы тарафыннан аерым ялланган. Йөк тартучы бурлаклар төрле вазифаларны башкару өчен үз араларыннан әйдәп баручыны һәм җыр башлаучыны, иң арткы сафта баручы, кирәккәндә бау-аркан торышын күзәтүчеләрне, азык-төлек белән тәэмин итүче артельчене, үз унлыгына кергән кешеләргә савыт-саба әзерләүчене билгеләгәннәр.

Бурлаклар эшенә, гадәттә, дәүләт һәм алпавыт крәстияннәре, солдат хезмәтеннән кайткан кешеләр ялланган. Казан губернасында бурлакларның күпләп теркәлү урыннары Идел буенда – Чабаксар, Цивильск, Зөя, Лаеш, Спас, Тәтеш өязләре һәм Кама буенда Чистай белән Мамадыш өязләре була. Бу төбәктә эшләүче бурлакларның елгада хәрәкәт барган сезон дәвамында җәйлек эш хакы XVII йөздә – 16 сумга кадәр, XVIII йөздә – 40 сумга кадәр һәм XIX йөздә 80 сум чамасы булган. Бурлакларга эш хакын көз көне, хәрәкәт туктагач кына түләгәннәр. 1851 елда Казанда – 14925 кеше, Лаешта – 5672, Чабаксарда – 5503, Мамадышта 2815 кеше бурлаклар артелендә теркәлгән.

XIX йөздә пароходлар төзелеше үсеш алу белән бурлакларга ихтыяҗ калмый.

Әдәбият

Гессен Ю. Бурлаки в первой половине XIX века // Архив истории труда России. П., 1921. Книга 2.

Архангельский С.И. Очерки по истории промышленного пролетариата Нижнего Новгорода и Нижегородской области XVII–XIX веков. Горький, 1950.

Автор – В.А.Шагалов