Биографиясе

1932 елның 17 августы, Казан — 1993 елның 8 феврале, шунда ук.

1956 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, Баулы район хастаханәсендә эшли.

1960 елдан Казан ГИДУВының хирургия, 1980 елдан кичектергесез ярдәм хирургиясе кафедраларында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үт юллары һәм корсак куышлыгы органнары авыруларына диагноз кую, эндоскопия, лимфология, яраларны дәвалауга карый.

Кочнев кичектергесез хирургиядә корсак куышлыгы әгъзаларына диагноз кую ысулларын эшли һәм тәкъдим итә, шулай ук тукымаларны тоташтыруның, папиллоспазмга һәм папиллостенозга диагноз куюның яңа ысулларын тәкъдим итә; хирургиядә яраларны тизрәк төзәтү, эренләүне булдырмау өчен ксимедон препаратын кулланылышка кертә; эренле яраларны эшкәртү һәм аларны булдырмау өчен аппарат уйлап таба.

Кочнев — эндоскопик хирургиядә, лимфологиядә һәм яралар турында тәгълиматта оригиналь юнәлеш авторы.

Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре  

Хирургия неотложных заболеваний. К., 1981;

Экстренная хирургия желудочно-кишечного тракта. К., 1984;

Способы ушивания ран. К., 1992 (автордаш).