ТАССР Югары Совет Президиумының 1980 ел 16 май Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан транспорт өлкәсендәге казанышлары өчен автомобиль, су, һава, тимер юл транспорты, шулай ук башка тармакларга караган транспорт оешмалары һәм башка предприятие хезмәткәрләренә бирелә.

Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 1161 кеше лаек була.