Биографиясе

1830 елның 16 феврале, Түбән Новгород – 1881 елның 12 декабре, Казан.

Түбән Новгород руханилар семинариясен тәмамлый (1848 ел).

1848–1858 елларда Мәскәүдә, Киев, Ярославль һәм башка шәһәрләрдә хәрби рухани.

1858–1864 елларда Казан дары заводының Никольский хәрби чиркәве башлыгы (настоятеле). Бер үк вакытта 1861–1864 елларда завод каршындагы халык мәктәбен оештыручы һәм аның җитәкчесе.

1864 елдан Казан Кремленең Спас хәрби чиркәве протоирее.

Фәнни эшчәнлеге

Археология казынулары һәм тикшеренүләре үткәрә, Казан Кремлендә музей оештыра.

Хезмәтләре урта гасырлар Казан шәһәре һәм Кремле тарихына, өлкән яшьтәгеләрне укырга-язарга, дин сабакларына өйрәтү методикасына карый.

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы (1878 елдан).

Хезмәтләре

Заметка учителя народной школы относительно деятельности комитета грамотности по поводу статей об этом предмете, появляющихся в русских периодических изданиях. Санкт-Петербург, 1864;

Краткая историческая записка о Казанской кремлёвской во имя Спасителя (военной) церкви в г.Казани. Казань, 1870;

Очерки древней Казани. Казань, 1877;

Церковные древности г.Казани. Казань, 1877;

Апология исламизма новейшей английской работы. Казань, 1878;

Сборник исторических и археологических исследований о Казанском крае. Казань, 1880. Ч. 1, вып. 1.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1906. Ч. 1.                              

Автор – Е.Б.Долгов