1974 елда "Каргалы" совхозын бүлү нәтиҗәсендә Каргалы авылында оештырыла. 2002 елдан акционерлык җәмгыяте.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүчеләр саны 160 кеше (2009); авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 5105 гектар. Кошларның баш саны 336,7 мең баш. 68,3 млн данә йомырка, 270,6 тонна ит, 7,9 мең тонна бөртекле ашлык җитештерелә. Бөртекле культураларның уңышы – 1 гектардан 22,6 центнер.

Югары җитештерү күрсәткечләре өчен фабрика КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮК ның (1978), КПСС ның Татарстан өлкә комитеты, ТАССР ЮС, Татарстан өлкә профсоюзлар советы һәм ВЛКСМ өлкә комитетының (1980) Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Фабриканың җитәкчеләре: Ф.Г.Фасахов (1974–2006), В.В.Алиуллов (2006 елдан).

Автор – И.Н.Афанасьев