Биографиясе

1915 елның 16 (29) гыйнвары, Баку – 1982 елның 20 июне, Казан.

Мәскәү консерваториясен (М.Юдина классы, 1940) тәмамлый.

1945–1966, 1980–1982 елларда Казан консерваториясендә укыта, 1947–1964 елларда проректор. 1966–1974 елларда Ерак Көнчыгыш сәнгать институтында ректор. 1974–1980 елларда Ростов музыка-педагогия институтында махсус фортепиано кафедрасы мөдире, 1980 елдан профессоры.

Шәкертләре арасында А.Луппов, В.Спиридонова, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре А.Миркина, Н.Сабитовская, К.Шашкина, Т.Әхмәтов бар.

Симфоник оркестр һәм соло концертлары белән (шул исәптән К.Зандерлинг, И.Шерман җитәкчелегендә) чыгышлар ясый. Репертуарында Л.Бетховен, Ф.Шопен, Ф.Лист, П.Чайковский, Д.Шостакович һ.б.ның әсәрләре бар.

Бүләкләре

Пианистларның Бөтенсоюз конкурсы дипломанты (1938).

Хезмәтләре

О программности Сонаты № 31 Бетховена // Из педагогического опыта Казанской консерватории. Казань, 1996.

Автор – В.М.Спиридонова