Тарихы

XVIII йөз урталарында алпавыт Молоствовлар биләмәсе буларак нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганкларда Памфамировка (Памфамир Христофорович Молоствов исеменнән) исеме белән дә искә алына, 1921 елда үзгәртелә.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

В.Т.Молоствов иганәсенә 1895 елда Александр-Невский чиркәве (архитекторы – Л.Н.Бенуа; псевдорус стилендәге дини архитектура истәлеге), 1900 елда – Спас өязе өчен педагогика кадрларын әзерләүче ике класслы укытучылар мәктәбе (1915елда югары башлангыч училищега үзгәртелә); шушы ук бинада Никольский авылыннан китерелгән чиркәү-приход мәктәбе урнаша.

XX йөз башында авылда Александр-Невский чиркәве эшли, 3 җил тегермәне, ярма яргыч, кибет, 3 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 185 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ширбәт волостена керә.

1920 елдан − ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән 1991 елның 4 октябренә кадәр – Куйбышев) районында.

Хәзер – Никольский авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1940–1956 елларда авыл –Свердлов исем. колхозның үзәк утары (шулай ук Отрада авылы һәм юкка чыккан Пановка һәм Нечаевка авыллары керә). 1973 елдан – «Бугровский» совхозының үзәк утары (57 нче ат заводы белән җиләк-җимеш питомнигы бүлеген берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килә). 1997 елда «Бугровский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә. 2003 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырыла.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2000–2006 елларда тулы булмаган урта мәктәп эшли, 2006 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә (2011 елда ябыла).

Мәдәният йорты (элеккеге алпавыт утарындагы 1885 елгы бинада), китапханә (1900 елда төзелгән элеккеге укытучылар мәктәбе бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2020 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

З.Г.Исаева (1921–1990) – химик-органик, химия фәннәре докторы;

С.П.Спирьков (1904–1982) – совет-фин сугышында катнаша, Советлар Союзы Герое, авыл урамнарының берсе аның исеме белән атала, Болгар шәһәренең Геройлар аллеясында бюсты куелган.

Халык саны

1859 елда – 393,
1897 елда – 566,
1908 елда – 700,
1920 елда – 707,
1926 елда – 669,
1938 елда – 398,
1949 елда – 331,
1958 елда – 458,
1970 елда – 298,
1979 елда – 224,
1989 елда – 174,
2002 елда – 174,
2010 елда – 159,
2021 елда – 128 кеше (руслар – 85%, татарлар – 14%, чуашлар – 1%).