Мәкаләдә Ибраһим бине Әдһәм турында риваять, хикәят һәм мәсәлләрнең төрле версияләрен өйрәнү буенча мәсьәләнең кыскача тарихы китерелә. Татар суфый шагыйре Әбелмәних Каргалыйның Ибраһим бине Әдһәмнең үзенең остазына карата рухия мәктүбе турындагы поэмасы анализлана. Үзенчәлекле яклары, автор аңлатмасы, Дагстан шәехы Хәсән Хильми тарафыннан бәян ителгән бу әсәрнең версияләрдән үзгә сыйфатлары аерып бирелә.

Сылтама ясау өчен: Хасавнех А.А. Сюжет об Ибрахиме ибн Адхаме в поэзии татарского поэта-суфия Абульманиха Каргалый // Научный Татарстан. 2014. №4. С.104–111.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Алсу Әхмәдулла кызы Хасавнех, филология фәннәре кандидаты