Биографиясе

1928 елның 17 гыйнвары, Чаллы кантоны, хәзерге Сарман районы Чукмарлы авылы – 2002 елның 13 марты, Казан.

1948 елда Казан университетына укырга керә.

1950 елда «советларга каршы пропаганда өчен» хөкем ителә. Иреккә чыкканнан соң (1955), университетта укуын дәвам итә.

1957–1961 елларда «Чаян», «Азат хатын» журналларында әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты» журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшли.

1963 елда М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый (Мәскәү).

Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Аяз Гыйләҗев. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

А.Гыйләҗев таланты бигрәк тә проза җанрында ачыла. Аның авыл прозасы – татар халкы тормышында булган кискен борылышларны чагылдыруның ачык мисалы.

Үзенең беренче хикәяләрендә үк («Рәтле кешеләр» җыентыгы, 1959) А.Гыйләҗев шәхес характерын билгеләүдә әхлак принципларына өстенлек бирә. Бу – язучы иҗатында төп тема.

1950–1960 елларда иҗат иткән әсәрләрендә А.Гыйләҗев әхлаклылык кына кешене бәхетле итә ала дигән гомумкешелек принципларыннан чыгып эш итә. «Дүртәү» (1958) повестенда әхлаклылык идеалы булып шәхси бурычны үтәү хисе торса, «Өч аршын җир» (1963; рус теленә тәрҗемәсе «Три аршина земли», Мәскәү, 1966; 1987 елда Татар академия театрында сәхнәләштерелә) повестеның төп идеясе – туган җиргә тугрылык.

«Берәү» (1958), «Качак» (1959), «Зәй энҗеләре» (1963) повестьлары һәм «Урамнар артында яшел болын» (1969; рус теленә тәрҗемәсе «Диляра», Мәскәү, 1973) романында автор совет җәмгыяте кануннарын тәнкыйть күзлегеннән карый һәм кешенең әхлакый йөзе югала баруын күрсәтә.

«Урталыкта» (1969) повесте белән язучы «нык үскән социализм» дәверенең совет чынбарлыгы картинасын тудыра, кешенең ни өчен конформизмга һәм әхлакый яктан түбәнәя баруына китергән сәбәпләрне эзләргә тырыша. «Җомга көн кич белән» (1979) повестенда этик проблемаларны, шәхес җаваплылыгы, хатын-кызның үзен аямау мәсьәләләрен күтәрә.

Авыл тормышын сурәтләгәндә А.Гыйләҗев халыкның милли традицияләренә таянса, шәһәр тематикасын яктырткан «Күзгә – күз» (1975), «Мең чакрым юл» (1978) әсәрләрендә мәдәни, интеллектуаль традицияләргә басым ясый, кешенең үз гамәлләренә бәя бирү мәсьәләләрен кискен куя.

1970 еллардагы иҗаты иҗтимагый-фәлсәфи проблемалар, халыкның рухи кыйммәтләрен яңартуны күтәрүе белән үзенчәлекле. Аларда өлкән буын вәкилләре образлары идеаль герой төсе ала. «Әтәч менгән киртәгә» (1980) повестеның төп герое аркылы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә югары әхлак нормаларын чагылдырган автор идеалы гәүдәләндерелә.

Әдипнең 1980–1990 еллар прозасы татар әдәбиятында үрнәк булып торырлык әсәрләр. А.Литвин белән берлектә язылган «Алтынчы августка кадәр ...» (1986–1987) роман-хроникасы – Идел буенда Гражданнар сугышы турында. Ул үзенең сурәтләү алымнары белән дә, жанры белән дә аерыла.

1980 елдан А.Гыйләҗев аерым шәхесләргә, хәзерге җәмгыятькә әхлакый бәя бирүгә, социаль-психологик анализ ясауга зур игътибар юнәлтә. «Яра» (1981–1988) повестенда автор шәхескә өстенлек бирелгән шундый җәмгыятьнең әхлакый кыйммәтен ачарга омтыла. «Балта кем кулында» (1988–1989) романы белән тоталитар режим шартларында әдәпле, акыллы фикерле, ирекле эш итәргә теләгән интеллигентның фаҗигасен күрсәтә.

«Йәгез, бер дога!» (1991–1993) роман-истәлеге – А.Гыйләҗевнең күпьеллык иҗади эзләнүләренең үзенчәлекле нәтиҗәсе. Анда төрмә тормышы, тоткыннарның хокуксызлыгы турында сүз бара, Сталин режимына карата кырыс хөкем чыгарыла.

Драматургиясенә татар халкы тормышында булган катлаулы үзгәрешләрнең мәгънәсен аңлатып бирергә, аларны фәлсәфи күзлектән чыгып бәяләүгә омтылу хас. Татар академия театрында куелган «Көзге ачы җилләрдә» (1961 елда сәхнәләштерелә), «Эңгер-меңгер» (1971), «Югалган көн» (1976), «Китмәгез, тургайлар» (1978 елда сәхнәләштерелә) драмаларында җәмгыять төзелеше һәм әхлак нигезләре, кешенең рухи байлыгы арасындагы үзара бәйләнешләр сурәтләнә.

Кеше гамәлләренең тискәре ягы «Сары чәчәк ата көнбагыш» (1974 елда сәхнәләштерелә), «Я кайтырбыз, я кайтмабыз» (1975 елда сәхнәләштерелә) тарихи драмаларында да кискен куела.

Бүләкләре

А.Гыйләҗев – ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1983) һәм РСФСРның А.М.Горький исемендәге Дәүләт бүләге (1987) лауреаты. 1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге тапшырыла.

Истәлеге

 2020 елда Чаллы дәүләт драма театрына А.Гыйләҗев исеме бирелә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 6 томда. Казан, 2013–2016.

Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан, 1993–1994.

Күңелем серләре: куен дәфтәреннән // Казан утлары. 2000. № 11–12.

Әдәбият

Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында. Казан, 1994.

Сәхапов Ә. Кырыс чынбарлык. Казан, 1995.

Ахунов Г. Язмыш яздырган кыйсса // Мәдәни җомга. 1996. 9 февр.

Ахунов Г. Язучы һәм заман // Казан утлары. 1998. № 1.

Аяз Гыйләҗев: фәнни-популяр җыентык / төз. Хәбетдинова М.М. Казан: Җыен, 2023.

Автор – Г.М.Габделхакова