РКП(б) ның Царицын губерна комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1925 елның гыйнварыннан Царицын шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 4 саны чыга.

Юнәлеше

Газета, социализм төзелешенә, кооперация үсеше һәм хуҗалык эшчәнлегенең башка мәсьәләләренә зур игътибар биреп, Царицын губернасы тормышын төрле яклап яктырта; анда чит илләрдәге крәстияннәр тормышы турында сөйләүче материаллар чагылыш таба. Коммунистик идеологияне пропагандалауга, элекке Россия империясе тәртипләрен, буржуазияне тәнкыйтьләүгә зур урын бирелә.

«Элемтә» колхозлар оештыруга каршылык күрсәткән кулакларны кискен фаш итә, алар белән нәтиҗәле көрәш үрнәкләрен китерә.

1 нче Бөтенсоюз укытучылар съезды эше турында мәгълүмат бирә.

Басма битләрендә җирле авторларның карикатуралары, хикәяләре һәм шигырьләре, рус теленнән тәрҗемәләр (В.Маяковский һ.б.) басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – З.З.Гыйләҗев