Биографиясе

1987 елның 16 мартында Казан шәһәрендә туа.

Казан университетының Физика институтын "Физика" белгечлеге буенча тәмамлый (2010). Фәнни карашлары химия фәннәре докторлары В.В.Клочков, А.В.Аганов, М.М.Юсупов йогынтысында формалаша.

2007 елдан Россия Фәннәр академиясенең А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында радиоспектроскопия лабораториясендә инженер булып эшли; 2010 елдан Казан университетында: Идел буе федераль округының Федераль матдәләр һәм материалларны физик-химик тикшеренүләрен коллектив куллану үзәгендә стажер-тикшеренүче (2010), "Биомедицина спектроскопиясе һәм оптикасы" фәнни-мәгариф үзәгендә инженер (2010–2012), Физика институтының гомуми физика кафедрасында 1 нче категорияле электроника белгече (2010–2014); Фундаменталь медицина һәм биология институтының "Структур биология" фәнни-тикшеренү лабораториясендә өлкән фәнни хезмәткәр (лаборатория җитәкчесес) (2014–2017), бер үк вакытта гомуми физика кафедрасында ассистент (2013–2015), ЯМР фәнни лабораториясендә өлкән фәнни хезмәткәр (2016), Физика институтының медицина физикасы кафедрасында доцент (2016–2017), профессор (2021 елдан); Фундаменталь медицина һәм биология институтының "Структур биология" фәнни-тикшеренү лабораториясендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2017–2021).

2021 елдан Россия фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәгендә: апрельдән Казан биохимия һәм биофизика институтының патогенезның молекуляр нигезләре лабораториясендә өлкән фәнни хезмәткәр, октябрьдән биомакромолекулаларның структур анализы лабораториясе мөдире. Бер үк вакытта Генетика, молекуляр һәм күзәнәкләр биологиясе институтында чакырылган тикшеренүче (Institut de génétique et de biologie moléculaire et cellulaire), Страсбург, Франция (2015, 2016, 2017, 2019, 2023 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре амилоидоген Aβ пептидларының һәм аларның эремәләрдә модель мембраналы комплексларының ЯМР спектроскопиясе ысуллары белән пространстволы төзелешен өйрәнү (2008–2013); ЯМР спектроскопиясе ысуллары белән эремәдәге протегриннарның антимикроб пептидларының пространство структурасын (2013–2019), Staphylococcusaureus патоген бактериясенең аксым синтезлау аппаратының структур нигезен (2014–2024), Candidaalbicans патоген чүпрәгә охшаш гөмбәләрнең аксым синтезлау аппаратының структур нигезен тикшереп өйрәнү (2020–2024); патоген микроорганизмнар тотрыклылыгының молекуляр механизмнарын; биополимерларның деградация механизмнарын; микробларга каршы актив яңа химик кушылмаларның тәэсир итү механизмнарын структур-функциональ анализлау (2021–2024); структур биология ысуллары белән молекулаара тәэсир итешүләр механизмын анализлау нигезендә патоген микроорганизмнарның трансляциясен, транскрипциясен һәм вирулентлыгын киметүне көйләү юлларын эзләү мәсьәләләренә карый (2024).

Рентгеноструктур анализ алымы белән ул гетероциклик кушылмаларның, гидразон, арсоний тозлары һәм бетаиннар белән күчмә металлар комплексларының пространстволы структураларын билгели, алар нигезендә туберкулезга каршы, гөмбә авыруына каршы һәм микробларга каршы яңа препаратлар актив эшләнә.

Галимнең иң әһәмиятле фәнни казанышларыннан берсе – рибосоманың-тере күзәнәкнең аксым биосинтезы аппаратының өч үлчәмле структурасын өйрәнү. К.С.Усачев төркеме тарафыннан алтынсу стофилококкның 70S-рибосомасының пространство структурасы, шулай ук төрле лигандлы (м-РНК и т-РНК) һәм трансляцияне көйләү факторлары (HPF, RsfS, EF-P, RbfA) белән рибосоманың берничә функциональ комплексларының структурасы чишә алырлык итеп билгеләнә. Интегратив структур биология алымнары белән алтынсу стафилококк патоген бактериясенең трансляциясен көйләү аксымнары тәэсиренең молекуляр механизмнары детальләре ачыклана. Әлеге нәтиҗә стресс шартларында алтынсу стофилококкның саклану механизмнарын баса торган яңа препаратлар эшләү өчен мөмкинлек ача, ә бу үз чиратында бактериаль инфекцияләрне дәвалау өчен яңа фармокологик препаратлар эшләү өчен кулланылырга мөмкин. Аның җитәкчелегендә биохимия һәм молекуляр биология алымнары белән флуоресцент аксымнар нигезендә ике яңа тест-система эшләнә һәм патентлана.

Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 74 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән инглиз телендә 1 монографиядә, 5 уку ярдәмлегендә басыла.

2 патент автордашы.

Кандидатлык диссертациясе: “Пространственное строение амилоидогенных Aβ пептидов и их комплексов с модельными мембранами в растворах методами спектроскопии ЯМР” (2013).

Докторлык диссертациясе: “Молекулярные механизмы действия факторов регуляции трансляции HPF и EF-P из Staphylococcus aureus и антимикробных пептидов протегринов по данным спектроскопии ядерного магнитного резонанса, рентгеноструктурного анализа и криоэлектронной микроскопии” (2021).

Бүләкләре

Е.К.Завойский исемендәге яшьләр премиясе (2015), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең яшьләр фәнни бүләге (2020) лауреаты, "Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме" бәйгесендә (2017, 2020, 2021), Югары Мәктәпнең Алтын исемнәре бөтенроссия бәйгесендә җиңүче (2019); Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы (2021), Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем бирү министрлыгы Рәхмәте (2021).

Хезмәтләре

Mechanism of ribosome shutdown by RsfS in Staphylococcus aureus revealed by integrative structural biology approach // Nature communications. 2020. V. 11. article number 1656. (автордаш).

MedicalPhysics. Kazan, 2022. Part 1. Mechanics. Molecular physics –283 p. (автордаш).

E-site drug specificity of the human pathogen Candida albicans ribosome // Science Advances. 2022. V. 8. article number eabn1062 (автордаш).

Structural aspects of RimP binding on small ribosomal subunit from Staphylococcus aureus // Structure. 2023. V. 32. P. 74-82 (автордаш).