Тәтеш районының Бессоново авылыннан көньяктарак урнашкан. Идел елгасының уңъяк ярындагы урман массивы (Тәтеш урманчылыгының Тархан участок урманчылыгы).

1972 елда билгеләнә. Мәйданы 882,3 га.

Сабакчалы имән ареалының төньяк-көнчыгыш өлешендәге һәм гади корычагач ареалының көнчыгыш чигендәге Идел буе тау имәнлекләре участогы.

Көньякка караган тау битендә урман типларының эзлекле алышынуы күзәтелә: очлы яфраклы өрәңгеле-сәрдәле юкәлекләр – юкәле-корычагачлы имәнлекләр – наратлыклар. Урман эчендә – чикләвек куаклары, шулай ук өрәңге, юкә, күгән, урман алмагачы; үлән капламында сәрдә, исле сырмавык, күпьеллык зибык уты, май ландышы үсә.

Хайваннар дөньясында ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләр: бакыр кәлтә, гади кара елан, елга каракошы, соры ябалак, яшел тукран, кычыткан чыпчыгы, йоклач, исле матур коңгыз, болан коңгыз очрый.

Ташка әверелгән башаяклы казылма моллюск (белемнит, аммонит) калдыкларын үз эченә алган мезозой утырмаларының ачылмалары булган яр буе өлеше фәнни әһәмияткә ия.