Тарихы

1602 – 1603 еллардан Урмат исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Урмат буларак та искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1909 елда төзелә), мәктәп, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 511 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Иске Казан авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла, 1757 елда колхоз Тукай исемендәге колхозга (Ямаширмә авылы) кушыла. 1993 елдан – “Заготзерно” предприятиесе, 1997 елдан – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (ябыла), клуб (2011 елда ябыла), китапханә (1996 елда ябыла), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Татар Урматы зираты (Алтын Урда дәверенең болгар чоры истәлеге) табыла (җирле халык “Иске зират” дип йөртә).

Халык саны

1782 елда – 37 ир-ат;
1859 елда – 235,
1897 елда – 290,
1908 елда – 199,
1920 елда – 377,
1926 елда – 409,
1938 елда – 393,
1949 елда – 398,
1958 елда – 277,
1970 елда – 213,
1989 елда – 94,
2002 елда – 83,
2010 елда – 73,
2017 елда – 75 кеше (татарлар).